Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда һәм Түбән Камада йөк машиналары өчен трасса төзеләчәк

Быел Чаллыда һәм Түбән Камада йөк машиналары шәһәрне әйләнеп уза торган трасса проектларын эшли башлыйлар.Бу хакта Россия транспорт министрының беренче урынбасары Евгений Дитрих хәбәр итте, дип яза "Р...

Быел Чаллыда һәм Түбән Камада йөк машиналары шәһәрне әйләнеп уза торган трасса проектларын эшли башлыйлар.
Бу хакта Россия транспорт министрының беренче урынбасары Евгений Дитрих хәбәр итте, дип яза "Российская газета".
— Авыр йөк машиналарын шәһәр эченнән чыгару - безнең төп бурыч, — дип белдерде чиновник.
Аның сүзләренчә, 14 шәһәрнең әйләнеп узу трассасы буенча проект документлары бар инде. Бу Түбән Новгород, Борисоглебск, Псков, Ачинск, Тулун һәм Усолье-Сибирское, Бабушкин, Анапа, Спасск, Умет һәм Зубова Поляна, Черняховск һәм Сортавала.
Быел тагын сигез торак пунктны әйләнеп узу юлы төзелеше проектын эшли башлыйлар, алар арасында Татарстанның ике шәһәре дә бар. Бу исемлеккә шулай ук Волгоград, Владикавказ, Хасавюрт, Дербент, Рязань, Майма авылы да кертелгән.

Комментарийлар