Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда Галиәхмәт Шаһиның 70 яшьлек юбилеена багышланган кичә узды

Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсендә шагыйрь Галиәхмәт Шаһиның 70 яшьлек юбилее уңаеннан әдәби-музыкаль кичә узды. Күренекле каләм иясе, күп җырлар авторы Гаиләхмәт аганы котларга килгән әдәбият-сәнгат...

Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсендә шагыйрь Галиәхмәт Шаһиның 70 яшьлек юбилее уңаеннан әдәби-музыкаль кичә узды. Күренекле каләм иясе, күп җырлар авторы Гаиләхмәт аганы котларга килгән әдәбият-сәнгать сөючеләр белән китапханәнең мәҗлесләр залы шыгырым тулы иде. Алар арасында каләмдәшләре, иҗатташ дуслары, укытучылар, тәрбиячеләр, шәкертләр һәм сабый балалар да булды. Әтиләрен олыларга шагыйрьнең балалары һәм оныклары да килгән.

Чара шигырь һәм җыр белән үрелеп барды. Мөхтәрәм әдипне котлап чыгыш ясаучылар арасында Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, күренекле әдип Айдар Хәлим, шагыйрьләр Әлфия Ситдыйкова, Рәзинә Мөхияр һәм башка каләм әһелләрен, Гөлзада Рзаева, Ришат һәм Айгөл Шәйхетдиновлар кебек республикага билгеле мәдәният хезмәткәрләрен санап үтәргә мөмкин. Кичәнең сценарий авторы һәм алып баручысы − Роза Хәмидуллина.
Шагыйрь Галиәхмәт Шаһи 1949 елның 24 августында Татарстанның Арча районы Шура авылында туа. Төрле төбәкләрдә матбугат хезмәткәре, мөгаллим булып эшләгәч, 1984 елдан Чаллыга килеп төпләнә. Биредә шәһәр мәктәпләрендә укытучылык һөнәрен дәвам итә. Аннары, сәламәтлеге начараю сәбәпле, укыту эшен ташлап, үзенең бөтен рухи көч-сәләтен гомере буе хыялында йөрткән әдәби иҗатка – шигърияткә багышлый.
1997 елда Чаллы шәһәр матбагасында аның «Кояшлы юл» дигән беренче шигъри җыентыгы басылып чыга.
Г.Шаһи – 2004 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Ике дистәгә якын китап һәм “Туганыма”, “Әйләнеп карамадың”, “Хушлашырга ашыкма” кебек бик күп билгеле җырлар авторы.
Л. Сираева, https://sptatar.com/

Комментарийлар