Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда бомба куелу турында хәбәрдән соң, сәүдә үзәгеннән кешеләрне эвакуацияләгәннәр

Чаллыда бомба куелу турында хәбәрдән соң, "Аврора" сәүдә үзәгеннән кешеләрне эвакуацияләделәр, дип хәбәр итә Чаллы буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Артур Муллин.Яңа шәһ...

Чаллыда бомба куелу турында хәбәрдән соң, "Аврора" сәүдә үзәгеннән кешеләрне эвакуацияләделәр, дип хәбәр итә Чаллы буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Артур Муллин.
Яңа шәһәрнең 22 нче мәхәлләсендә урнашкан "Аврора" сәүдә үзәгендә бомба куелу турындагы хәбәр полиция хезмәткәрләренә 11.00 сәгатьтә килеп ирешә. Шуннан соң сәүдә үзәгенә шәһәрнең МЧС хезмәте экипажлары килеп җитә. Үзәктән барлык хезмәткәрләр һәм анда булган кешеләр эвакуацияләнде.
Саперлар һәм кинологлар  өч катлы бинаны тикшереп чыкты. Куркыныч предметлар табылмады. Полиция ялган хәбәр әйтеп шалтыратучыны шунда ук ачыклады. Җинаятьче кулга алынды. Ул "Террор турында ялган хәбәр тарату" маддәсе буенча гаепләнә.

Комментарийлар