Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда 480 грамм авырлыкта туган баланы хастаханәдән чыгардылар

5 февральдә Кама балалар медицина үзәгендә гадәттәгедән җиңел булып– 480 грамм авырлыкта дөньяга килгән кыз баланы өенә чыгару чарасы узды. Сабый 21 сентябрьдә 24 атналык булып дөньяга килгән.  Ф...


5 февральдә Кама балалар медицина үзәгендә гадәттәгедән җиңел булып– 480 грамм авырлыкта дөньяга килгән кыз баланы өенә чыгару чарасы узды. Сабый 21 сентябрьдә 24 атналык булып дөньяга килгән.



 
Фото: nabchelny.ru
Бала әле гыйнвар бәйрәмнәрендә генә туарга тиеш булган. Әмма дүрт ай алдан – сентябрьдә үк дөньяга килгән. Шушы вакытка кадәр ул медицина үзәгендә булган. Аңа кирәкле барлык медицина ярдәме дә күрсәтелгән. Күз күремен саклап калу өчен лазер ярдәмендә операция дә ясалган. Биш айга якын вакыт эчендә баланың авырлыгы 3600 граммга җиткән. Табиблар, хәзер аның гомеренә куркыныч янамый, дип ышандыра.
Кызга Амалия дип исем кушканнар. Ул – Илсөяр һәм Алмаз Насретдиновларның икенче баласы.

Комментарийлар