Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллыда 12 яшьлек малай ваннада таеп егылып һәлак булган

Кичә, кичке тугызлар тирәсендә Чаллының 43 нче мәхәлләсендәге фатирда бәхетсезлек очрагы булган - 12 яшьлек мәктәп укучысының гомере өзелгән."Челнинские известия" басмасы хәбәр итүенчә, яшүсмер ванна...

Кичә, кичке тугызлар тирәсендә Чаллының 43 нче мәхәлләсендәге фатирда бәхетсезлек очрагы булган - 12 яшьлек мәктәп укучысының гомере өзелгән.
"Челнинские известия" басмасы хәбәр итүенчә, яшүсмер ванна бүлмәсендә юынган вакытта таеп китеп егылган һәм раковинаны ваткан. Шуның кыйпылчыклары баланың йокы артериясен яралаган, малай күп кан югалту нәтиҗәсендә, ашыгыч медицина ярдәме машинасы килеп җиткәнче һәлак булган.

Комментарийлар