Чаллыда яшәүче Факия һәм Рафаил Мөхәммәтҗановлар бу көннәрдә үзләренең өч бүлмәле фатирыннан Тукай районында үзләре төзегән сфера-йортка күченделәр, дип яза «Челнинские известия«.

59b7c7869e1101505216390161_big
Йорт һәм куполлы мунча төзелешенә 3 миллион сум акча киткән.

Кама арты районында куполлы бу йорт әллә каян күзгә ташлана. Ул үзенең үзенчәлекле архитектурасы белән башкалардан аерылып тора.

Йортның мәйданы 40 квадрат метр; биеклеге – 9 метр; 3 этаж; 5 бүлмә. Аны 3 ел эчендә төзегәннәр.

Йортның проектын уллары Рөстәм уйлап тапкан һәм ясаган.

59b7c8dd629611505216733368

Өйне кызыксынып карарга килүчеләр дә күп. Алар үрнәгендә Сарман районында яшәүче шушы проект буенча йорт төзергә җыена икән.

Төзелештә иң катлаулысы тәрәзәләр кую булган. Аларның биеклеге 7,5 метрны тәшкил итә. Мондый тәрәзәләр электр энергиясен экономияләргә ярдәм итә, ди алар.

59b7c8910bd7d1505216657153

 

Йорт янындагы бакчаны да онытмаганнар. Анда теплица урнаштырып,  карбыз һәм кавыннар үстерәләр. Бакчада шулай ук алмагач, чия, груша үсентеләре дә үсеп киткән.

«Әле пирамида формасында беседка ясыйсы калды», — ди Рафаил Мөхәммәтҗанов.


Комментарий язарга