Логотип «Мәйдан» журналы

Чаллы драма театры спектакльләренә электрон билетлар сатыла башлады

Хәзер безнең спектакльләргә электрон билетлар сатып алырга була, дип хәбәр итә Чаллы драма театры матбугат хезмәте.Шушы көннәрдә театр белән БИЛЕТОН компаниясенең бердәм проекты эшли башлады. Хәзер сп...

Хәзер безнең спектакльләргә электрон билетлар сатып алырга була, дип хәбәр итә Чаллы драма театры матбугат хезмәте.

Шушы көннәрдә театр белән БИЛЕТОН компаниясенең бердәм проекты эшли башлады. Хәзер спектакльләргә билетларны театр кассасында гына түгел, шулай ук онлайн режимда bileton.ru сайтында сатып алырга була. Алга таба электрон билетларны uslugi.tatarstan.ru порталында сатып алу да мөмкин булачак. Шулай ук театрның рәсми сайтында, өстә уң якта "Купить билет" дигән сылтама барлыкка килде. Уңайлы һәм тиз банк картасы белән түләүдән тыш, сез шулай ук театр залындагы үзегезгә охшаган урыннарны сайлый аласыз.

Комментарийлар