Логотип «Мәйдан» журналы

Быел язын һава торышы нинди булачак?

2021 елгы яз үзгәрүчән булачак. Температура төшеп-менеп уйнарга һәм басым да үзгәрергә мөмкин.Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, мартта температура нормага якын булачак, шулай да җиңел с...

2021 елгы яз үзгәрүчән булачак. Температура төшеп-менеп уйнарга һәм басым да үзгәрергә мөмкин.5fdf
Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, мартта температура нормага якын булачак, шулай да җиңел суларга иртәрәк, дип кисәтә синоптиклар. Язның беренче ае шактый үзгәрүчән булачак. Беренче декадада иң биек кар катламы булачак, яңгырлар һәм җепшек кар явуы көтелә.

Салкынча март


Россия Гидрометеорология үзәге фаразларына караганда, Казанда март аенда уртача температура нормадан бераз гына — якынча ярты градуска түбәнрәк булачак. Шул ук вакытта айлык явым-төшемнәр нормадан 120 процентка югары булыр дип көтелә. Норма буенча шәһәрдә бу чорда уртача айлык температура -3,9 градус, ә явым-төшемнәр нибары 33 мм булырга тиеш. Мартның беренче атнасы аномаль җылы булачак.
«Бездә һава торышын тирән циклонның көньяк перифериясе билгеләячәк. Бу циклон безгә Атлантикадан килде, әмма хәзерге вакытта аның үзәге Европа өлешенең төньягында, ә без көньяк перифериядә. Безгә көнбатыш агымнар килә, ә көнбатыш һәрчак җылы була. Шуңа күрә җомгага кадәр җылы булачак. Алга таба без йә дулкын йогынтысында, йә циклонның тыл өлешендә булачакбыз», — диде профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.
Атна ахырына исә шактый суытачак. Аның кайчанга кадәр дәвам итәчәген фаразлау авыррак.

Пентадага һәм декадага фаразлар


Хәзер Татарстан башкаласында уртача тәүлеклек температура якынча -9 градус булырга тиеш, ә 8 мартка ул -6 градуска кадәр күтәрелә. Алда әйтелгәнчә, киләсе биш көндә җепшек булачак. 2 мартта көндез уңай температура булачак, кар һәм яңгыр явачак. 3 һәм 4 мартта да көндез җепшек кар явуы көтелә. Киләсе көннәрдә уңай аномалия 2-4 градусны тәшкил итәчәк. Әмма 7 марттан температура төшә башлаячак. 6 һәм 7 мартта көндез -7 һәм -5, ә төнлә -11-14 градус салкын булачак. Гомумән, айның беренче декадасында температура нормадан ике градуска түбәнрәк булачак.

8 мартта нинди һава торышы булачак?


6 марттан башлап, атна ахырына төнлә температура шактый төшәчәк. Халыкара хатын-кызлар көнендә салкынча һава торышы булуы ихтимал. КФУ профессоры әйтүенчә, бу көн 6 һәм 7 марттан әллә ни аерылып тормаячак.
«Циклон җылы алып киләчәк, ә аның тыл яки алгы өлеше аркасында температура төшә, метеорология кырларының үзгәрүе көтелә. 8 март 7се кебек үк салкынча булыр дип уйлыйм», — диде Юрий Переведенцев.
Әңгәмәдәш әйтүенчә, гадәттә, өч-биш көнгә әйтелгән фаразлар чынга аша. Шуңа күрә, декадага һава торышы фаразларына бераз төзәтмәләр кертелергә мөмкин. Шулай да, тулаем алганда һава торышы «уңайлы булачак, нинди дә булса катаклизмнар көтелми».

Әгәр 145 еллык метеокүзәтүләр тарихын алсак, иң салкын 8 март 1976 елда булган, бу көнне температура -17,1 градусны тәшкил иткән. Иң җылы бәйрәм көне исә, 2002 елда булган (4,8 градус җылы).

Яз кайчан киләчәк?


Уртача көнлек температура нольдән узгач, яз башлана. Гадәттә, Казанда бу 31 март — 1 апрель чорында була. Якынча фаразлар буенча, быел яз иртә килмәячәк. 2020 елда Казанда кыш һәм яз аномаль җылы булган иде. 18 февральдә, ягъни бер айга иртәрәк, температура ноль градустан узды.

Кар кайчан эриячәк?


Климатик исәпләүләр буенча, Татарстан башкаласында кар апрельнең беренче декадасында эри башлый. Тотрыклы кар катламы 12-14 апрельдә җимерелә. Быел карның кайчан эриячәге язның ничек килүенә бәйле.
«Яз иртә килергә, озакка сузылырга мөмкин. Кар эреп бетәргә, ә соңыннан майда яварга мөмкин», — диде КФУ профессоры.
Узган елда кар 11 мартта ук эри башлаган иде. Бу 145 еллык метеокүзәтүләр тарихында абсолют рекорд булды.

Ташу вакыты кайчан булачак?


Хәзер Казанда КФУ метеостанциясендә кар катламы биеклеге 62 см, бу климатик нормадан бераз югарырак. Ике тапкыр җепшетү аркасында кар катламы тыгызланды. Көньяк циклоннар аркасында 5 февральдә (15 мм кар), 13 февральдә (10 мм) һәм 27 февральдә (11,6 мм) явып, карны шактый күбәйтте. Кыш дәвамында кар җитәрлек яуды һәм ташуның ничегрәк булуы язның «холкына» бәйле булачак.
«Әгәр яз интенсив булса, ташу көчле булачак. Әгәр яз озаккарак сузылса һәм соң килсә, көчле ташу булмаячак, кар кояшта әкренләп эриячәк. Фаразлар буенча, мартта яз актив булмаячак, ә менә апрельдә кояш күп булырга мөмкин», — диде Переведенцев.
Узган көздә туфрак кар ятканчы туңды, бу очракта ташу куркынычрак дип әйтте профессор. КФУ метеостанциясе мәгълүматларына караганда, 2020 елның сентябрендә, октябрендә, ноябрендә һәм декабрендә явым-төшем җитмәгән. Ләкин кар әкренләп эресә, җир дымны сеңдерә алачак. Яңгыр яуса, кар тиз эреп бетәчәк.

Кызыклы тарихи фактлар


145 еллык метеокүзәтүләр тарихында Казанда иң салкын март 1898 елда булган. Ул елны уртача айлык температура -12,3 градусны тәшкил иткән. Бу рейтингта икенче урында 1963 елның марты, ул вакытта уртача температура -12,1 градус салкын булган. Өченче урында — 1908 ел (-11 градус).
«Казанда март аенда абсолют температура минимумы 1983 елның 1 мартында булган (-26,5 градус). Абсолют максимум 2007 елның 31 мартында теркәлгән (14,2 градус). 2008 елда март аенда уртача айлык температура 1 градус җылы булган. Ә 1961 елда мартта 99 мм кар яуган», — дип сөйләде КФУ метеостанциясе мөдире Мәдинә Шәрипова.
Ул әйткән мәгълүматларга караганда, 1963 елда март ахырында иң биек кар катламы булган (95 см). Ә 1984 елда март ахырында кар катламы нибары 4 см гына булган.

Апрельдә һәм майда һава торышы


«Казан-опорная» метеостанциясе мәгълүматларына караганда, апрельдә явым-төшем нормасы 36 мм, уртача айлык температура — 4,5 градус булырга тиеш. Майда явым-төшемнәр нормасы 37 мм, ә уртача температура — 13,1 градус.
«Әгәр кышкы салкыннарга карап исәпләсәк, җәй эссе булырга тиеш. Уртача еллык температуралар әзме-күпме тотрыклы, айлык температуралар кебек „сикереп“ уйнамый. Бу очракта майда ук җылы булырга мөмкин», — диде Юрий Переведенцев.

Февраль ничек истә калды?


Россия Гидрометеорология фаразлары буенча, февральдә температура нормадан 1-1,5 градуска югары булырга тиеш иде, әмма бу чынбарлыкка туры килмәде. Ай нәтиҗәләре буенча, Казанда уртача айлык температура -14,7 градус булган, ә бу нормадан 4 градуска түбән. Явым-төшем дә күп булган — айлык нормадан 170 процентка күбрәк.
«Айның беренче декадасы чыннан да җылы булды, уртача температура нормадан 1,4 градуска югары иде һәм -10, 6 градусны тәшкил итте. Әмма аннан соңгы декадалар бик салкын килде. Икенче декадада температура -15,4 (аномалия 5,2 градус) градус булды. Өченче декадада уртача температура -19 градусны тәшкил итте (аномалия -9,6 градус). Өченче ункөнлек метеокүзәтүләр тарихына иң салкын декадаларның берсе булып кереп калды. Ул 145 еллык рейтингта икенче урын алды», — диде Мәдинә Шәрипова.
Узган айда иң салкын көн 23 февральдә булды, абсолют минимум — 29,5 градус иде. Иң җылы көн 5 февральдә булды, абсолют максимум 2,2 градусны тәшкил итте. Мәдинә Шәрипова әйтүенчә, быел һава торышы бик сәер, көньяк циклон күп булды, ә аның артыннан ук Арктик циклон килде.
«Ничә ел эшләп, температураның болай уйнаганын күргәнем булмады», — диде ул.
Эксперт әйтүенчә, бу язда һава торышы сюрпризлар ясаячак әле.

 

Фото: Михаил Захаров



https://intertat.tatar/news/ecology/04-03-2021/byel-yazyn-ava-torshy-nindi-bulachak-5810448

Комментарийлар