Логотип «Мәйдан» журналы

Быел мәктәпләрдә Белем бәйрәме күчереләме һәм 1 сентябрьдә чыккан укытучыларга ял биреләме?

Быел 1 сентябрь якшәмбе көнгә туры килә. Шул сәбәпле, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республика мәктәпләренә Белем көнен үткәрү турында киңәш бирде. Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Бор...

Быел 1 сентябрь якшәмбе көнгә туры килә. Шул сәбәпле, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республика мәктәпләренә Белем көнен үткәрү турында киңәш бирде.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында Белем бәйрәмен күчермәскә кирәк дигән фикерен әйтте.
«Карарны белем бирү оешмасы кабул итә. Шулай да без 1 сентябрь бөтен республика күләмендә Белем көне булырга тиеш дип саныйбыз, коллегаларыбызга да шул хакта әйттек. Монда теләк бер генә – ата-аналар һәм балалар, гаиләләргә тулы составта бу бәйрәмгә килергә мөмкинлек бирү», - дигән министр.
Рафис Борһанов сүзләренчә, 1 сентябрьдә эшкә чыккан укытучыларга ял биреләчәк.  «Бу мәсьәләне дә белем бирү оешмасы хәл итә», - дип искәртте ул.
«1 сентябрь — бәйрәм көн. Ул беренче сыйныфлар, шулай ук гомуми мәктәпкә күчүче бишенче сыйныф укучылары өчен аеруча зур бәйрәм. Шунлыктан балаларны бу бәйрәмне әти-әниләре белән бергәләп үткәрү мөмкинлегеннән мәхрүм итәсе килми», - дигән министр.


  • 1984 елда СССР Югары Советы Президиумының «1 сентябрьне бөтенхалык бәйрәме – Белем көне дип игълан итү турында»гы Указы белән гамәлгә куелды.



Фото: Рамил Гали

https://intertat.tatar/copayjavap/byel-m-kt-pl-rd-belem-b-yr-me-k-cherel-me-m-1-sentyabrd-chykkan-ukytuchylarga-yal-birel-me-/

Комментарийлар