Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген гөнаһлардан котылып була!

12 июльдә су шифалы була, дип ышанган борынгылар. Кем дә кем бүген елгада су коенса, гөнаһларын юып төшерә, имеш.Ә бүген өч чишмә суы белән юынган кеше гомер буе яшь һәм матур булып кала ала икән.Яшьл...

12 июльдә су шифалы була, дип ышанган борынгылар. Кем дә кем бүген елгада су коенса, гөнаһларын юып төшерә, имеш.

Ә бүген өч чишмә суы белән юынган кеше гомер буе яшь һәм матур булып кала ала икән.
Яшьләргә бу көнне, яланга чыгып, таң каршыларга киңәш иткәннәр. Кем иртәнге кояшның иң күп чагу төсләрен күрә ала, шул иң бәхетлесе була, имеш.
12 июльдә көн бик эссе торса, Яңа ел бәйрәмнәре вакытында бик салкын була.
Бүген кәккүк кычкырса, кыш соң килә һәм бик салкын булмый.
Кыска вакытлы яңгырлар явып үтсә, уңышлы ел булачак.
Төнлә Ай бераз яшькелт төстә булса, корылык килә.
Фото: https://pixabay.com/

«Кызыл таң»

Комментарийлар