Логотип «Мәйдан» журналы

Бүген Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәре башлана

Бүген Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәре ачыла. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнашында рәсми ачылу тантанасы...

Бүген Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәре ачыла. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнашында рәсми ачылу тантанасы бүген 18 сәгать 30 минутта "Башкортстан" дәүләт концерт залында үтәчәк.
Бүген Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәре башлана

  • Башкортстанда Татарстан көннәре Башкортстан оешуга 100 еллык уңаеннан уздырыла. Бу ике еллык концепция. Быел Башкортстанда Татарстан көннәре уза, киләсе елда исә, Татарстанның 100 еллыгын бәйрәм иткәндә, Татарстан Башкортстанны кабул итәчәк.


Татарстанның Башкортстандагы рәсми чарасы ике көн дәвам итәчәк. Бүгенге программада, рәсми ачылыш һәм Татарстан сәнгать осталары концертыннан тыш, "Дуслык күпере" мәгълүмати күргәзмәсен тәкъдим итү каралган. Кичен Башкортстан язучылар берлегендә ике республика язучыларының уртак түгәрәк өстәл утырышы көтелә.
Кичкә таба Рөстәм Миңнеханов татар иҗтимагый оешмалар активы белән очрашачак.
Соңыннан "Уфа-Арена" боз сараенда "Салават Юлаев" һәм "СК им.Урицкого" командалары ветераннары арасында хоккей буенча дуслык матчы узачак. Матчны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

  • Башкортстанда Татарстан көннәре соңгы мәртәбә 1988 елда узган иде.


Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/17/184603/

Комментарийлар