Логотип «Мәйдан» журналы

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе 25 августта сайланачак

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Татар яшьләре оешмалары җитәкчеләрен укыту форумы ябылу утырышында сайланачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессында үткәрелгән матбугат конференциясендә форумны...

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Татар яшьләре оешмалары җитәкчеләрен укыту форумы ябылу утырышында сайланачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессында үткәрелгән матбугат конференциясендә форумны оештыручылар хәбәр итте.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе 25 августта сайланачак
Татар яшьләре оешма җитәкчәләрен укыту форумы 23 августта Казан шәһәрендә – Кариев театры бинасында ачыла. Форум чаралары 23 – 25 август көннәрендә Иннополис шәһәрендә үтә.
Оештыручылар аңлатуынча, форумның Иннополиста үтүе ул көннәрдә Казанда WorldSkills чаралары булуга бәйле. Форум ачылышы һәм Казан буенча эшлекле экскурсиядән соң катнашучылар Иннополиска китәчәкләр.
Форум программасында – Бөтендөнья татар яшьләре форумы чараларын үткәрү буенча семинар, “Татар мәдәнияте үсеше” дискуссиясе, “Иҗтимагый оешмалар эшчәнлегенең хокукый нигезләре” һәм “Кечкенә төркемнәрдә проектлар белән эш итү” практикумнары, фандрайзинг һәм грантлар лабораториясе һ.б.
Форум 25 август көнне Иннополис университеты бинасында Пленар утырыш белән төгәлләнәчәк. Утырышта Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе сайланачак. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова аның бер елга сайланачагын искәртте. Оештыручылар әлеге вазифага тәкъдим ителәсе башка кандидатлар турында мәгълүмат булмавын әйттеләр.

  • Татар яшьләре оешма җитәкчәләрен укыту форумы Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан үткәрелә.


Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/22/192016/

Комментарийлар