Логотип «Мәйдан» журналы

“Болгар радиосы” Казан зоопаркын гөрләтте!

9 июнь көнне “Болгар радиосы” Казан зоопаркында балалар өчен күңелле бәйрәм оештырды. Дилбәр Фәез белән Ләйсән Гарифуллина бәйрәмдә Тиен һәм Куян булып киенгән иде.“Ел саен традицион рәвештә 1 июнь кө...

9 июнь көнне “Болгар радиосы” Казан зоопаркында балалар өчен күңелле бәйрәм оештырды. Дилбәр Фәез белән Ләйсән Гарифуллина бәйрәмдә Тиен һәм Куян булып киенгән иде.
“Ел саен традицион рәвештә 1 июнь көнне Балаларны яклау көне уңаеннан Казан зоопаркында концерт үткәрә идек. Әмма быел һава торышы шартлары начар булу сәбәпле, 1 июньдәге барлык чаралар күчерелде. Без исә 9 июньгә күчердек. Бу чараны 2006 елдан бирле оештырабыз, ул елдан-ел камилләшә. Быел бәйрәмне барлыгы 2 меңгә якын кеше тамаша кылды. Районнардан килүчеләр дә бар иде”, — ди “Болгар радиосы”ның баш мөхәррире Илфар Кәримов.
Бәйрәмдә Рифат Зарипов, Лилия Хәйруллина, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Айсылу Габдинова, Рәнис Габбазов, Илназ Гарипов, Эльвира Хамматова, Алсу һәм Флорид Гыйззәтуллиннар җырлады. Концертны Дилбәр Фәез белән Ләйсән Гарифуллина алып барды. Алар Тиен һәм Куян булып киенгән иде. Алар кебек үк үзенчәлекле костюмнар киеп килгән балаларга истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Бүләкләр дигәннән, бәйрәмгә килгән һәм төрле конкурсларда катнашкан балаларга бер кочак бүләкләр тапшырылды, тәмле туңдырма өләшенде. Шаян ТВ балалар телеканалы да нәни дусларына бүләкләр әзерләгән иде.
Бәйрәм чарасына Ятим һәм караучысыз калган балаларны гаиләгә урнаштыру үзәгеннән 90лап бала килде. “Безне узган ел да “Болгар радиосы” концертына чакырганнар иде. Быел да бардык, балалар рәхәтләнеп күңел ачты. Концерттан соң безне тагын бер чара көтә иде. Казан Кремле ТНВ каналы белән берлектә гадәти булмаган концерт оештырды. Экрандагы мультфильмнар инструменталь музыка белән бергә үрелеп барды. Аның соңында балаларны өчпочмак һәм татлы ризыклар белән сыйладылар. Гомумән, балалар бүгенге бәйрәм чараларыннан канәгать калды”, — дип сөйләде Ятим һәм караучысыз калган балаларны гаиләгә урнаштыру үзәге хезмәткәре Алинә Гыйләҗева.
 
 
Эльвира Шакирова,

http://idel-tat.ru

Комментарийлар