Логотип «Мәйдан» журналы

Биш яшьлек бала, мультфильм героен кабатлап, зонтик белән балконнан сикергән

Комида бер бала мультфильм карагач, зонтик тотып өченче каттагы балконнан сикергән. Россия Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре биш яшьлек баланың ата-анасын административ җаваплылыкка тарткан.Ти...

Комида бер бала мультфильм карагач, зонтик тотып өченче каттагы балконнан сикергән.
 
Россия Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре биш яшьлек баланың ата-анасын административ җаваплылыкка тарткан.
Тикшерүчеләр ачыклаганча, зыян күргән 2012 елгы бала фатирда берүзе калган булган. Мультфильм караганнан соң, малай шундагы бер геройны кабатлап, зонтик белән балконнан сикергән.
Коми буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, узып баручы кеше, егылып төшкән баланы күреп алып, ашыгыч ярдәм чакырткан. Табиблар малайны тикшергәннән соң, анда җитди имгәнүләр юклыгын ачыклаган.
 
https://komiinform.ru/

 

Комментарийлар