Кайда гына карасаң да, нәрсәне генә алсаң да аның башлангычында һичшиксез тарихи бер ядкарь ята. Тарих – кешелекнең үсешен чагылдыра, елдан-ел артып торган яңалыкларны, байлыкларны туплый, барлый һәм киләчәккә тапшыра. Баксаң, һәр үткән көн бүгенге өчен бары тик тарих. Ничек кенә тырышсаң да аны кире кайтарып, яңадан яшәп булмый. Булдыра алган кадәр яңарта алсаң да, төп-төгәл алдагы көндәгечә булмый, булган булса да, кабатлау гына була. Тормыш кабатланмас мизгелләрдән тора, вакытында шуларның кадерләрен белергә кирәк. Ләкин үткәннәрне онытмас өчен, аларны хәтердә яңартып торырга кирәк түгелме?!

Ни кызганыч, күпчелек очракта, элекеге әйберләрне “искергән нәрсә”, “модный түгел” дип күпләр ташлый. Бу искегә ябышып, заманадан артта калмау дип аңлатыла. Тик хәтерен җуйган кеше алга таба ничек яшәр соң?

Аллаһыга шөкер, мин ул яктан үземне бәхетле дип саныйм. Миңа элекеге әйберләргә “искергән” күзлеге аша түгел, ә “борынгы”, димәк кадерле күзлеге аша карарга өйрәттеләр. Бу һичшиксез беренче чиратта гаиләдәге тәрбиядән килә. Алар “искегә тисәң, исең китәр” кешеләре түгел, “искене күрсәләр, исләре китәр” кешеләре булдылар. Булган әйбернең кадерен белделәр һәм шуңа мине дә өйрәттеләр.

Сөйләгәннәр бер колактан кереп, икенчесеннән чыгып китә торган гадәткә ия. Әгәрдә аларның да тәрбиясе сөйләүгә генә кайтып калса, уңыш бирә алмас иде. Тәрбияләре шәхси үрнәккә корылган булуы уңыш китерә дә инде. Беләм, күпләрдә: “Нинди шәхси үрнәк инде ул?” дигән сорау да тугандыр. Тумаса мөгаен ялгыш та булыр иде.

Беренче чиратта өйнең интерьеры.

Хәзер күпләр әбиләре сөйләгәннәрдән, йә булмаса китаптагы берәр әсәрнең өзеген укыганнардан тырышып күз алдына китерергә маташкан туйдан соң, килен төшкән йорт бизәлеше – безнең гадәти өй иде. Шуңа күрә дә инде, андый әсәр укыганда ирексездән күз алдыма үзебезнең өй килә дә баса, килә дә баса.

Ишек алдына килеп кермәс борын, борынга чәчәкләрнең хуш исе килүе. Баскыч төпләренең балта белән юнып бабам эшләгән коймаларын ачып керүгә, баскычында тукылган идән җәймәләре каршы алып, өй эченә кадәр озатып куюлары дисеңме. Ялларында пөхтәләп кручек белән бәйләнгән челтәрләрнең өстәл өсләрен бизәп торуы. Өйдә исә түрләмәләр, чигелгән сөлгеләр эленеп тора. Иртән иртүк, таң әтәчләре дә тормас борын, пөхтәләп урын-җир җыела. Аның үзенә күрә бер хикмәте, җае, тәртибе, йоласы бар димме инде.

Иң элек караватның бер башыннан икенчесенә бәйләнгән, яки чигелгән урын япмасы асылындырып куялар. Аннары караватка шул япманы аз гына каплап җәймә җәелә. Җайлап кына төрелгән, сырылган юрганнар караватның баш-башына куела. Аларга исәөсле-аслы итеп, яхшылап күркә төсле кабартылган чигүле пар мендәр урнаша. Ә азактан юрган белән мендәрләр өстенә җай гына челтәр каплап куялар. Шушы көенчә әлеге карават ятканчыга кадәр өйне ямьләп утыра бирә. Шул вакытка кадәр, берәүдә әйтмәгән, әмма тияргә ярамый дигән катгый закон аның тынычлыгын саклый бирә. Әйтерсең лә, никадәр урын-җир көн дәвамында, тыныч һәм матур тора, шуның кадәр синең төнлә йокың тыныч, төшләрең татлы була. Бирнә тутырып төшкән сандык исә, кайткан кадерле кунакларга дигән урын җирен, туганлык җепләрен саклый.

Тик өй бизәлеше дә әле моның белән генә бетми. Як-якка күз салсаң, гаҗәеп хозурлык! Хәзерге йортлар булса, анда таш стенада эленеп торган берәр бастырылган, сирәк кенә рәссам ясаган картина күрергә булыр иде. Биредә исә, гәрәбәдәй агач бүрәнәле йорт стенасында, юк вакытны бар итеп, көн яки лампочка яктысы урынына күз нурын салып чигелгән чигүләр, сугылган җәймәләр, шамаилләр стенаны бизи. Кемнәрнеңдер тәрәз төпләре тешләре коелган картның авызы кебек куркыныч бер бушлык хасил итсә, аны яшерер өчен күп дигәндә берәр чүлмәк ясалма гөл куеп, гадәти шторалар эленесә, безнеке бәхетеннән авызын җыя алмаган сабый кебек балкып утыр. Шулай булмыйча, тәрәзә төбендә, оядагы кош балалары төсле, ничәмә-ничә гөл шаулап чәчәк атып утыра. Ә кичләрен, караңгы төшүгә, бу гөлләрне пәрдәдәге алсу, кызыл чәчәкләр алыштыра. Кайчан карама өебез гөрләп чәчәк ата.

Дөрес, хәзер әзрәк башкача, өй түрендә түрләмә юк, кул сөртергә чигүле сөлге кулланылмый. Тик бу үткәнгә хыянәт түгел, ә аны саклап, киләчәк буынка тапшыруның бер хәстәре. Аларны юган саен, хәтерне туздырмас өчен саклык чарасы. Өй түреннән төшүгә карамастан, пөхтәләп төрелгән, кайчандыр үзләрен шушы йортка алып төшкән сандык түрендә аларның хәзерге урыны.

Кеше тирәлегенә карап, үсә, яши, формалаша диләр. Мөгаен шушы йорт тирәлеге, аның бизәлеше, торышы, ата-ана җылысы мине дә кул эшләре белән шөгыльләнергә бер этәргеч булгандыр. Борынгы чигүләр янында минем тарафтан чигелгән ромашка, күк чәчәк, гөлҗимеш, гөлчәчәкләр дә үз урынын тапты. Көзге алларындагы, тумбочка өсләрендәге урынны бәйләгән салфеткалар биләп алды. Өйдә куяр урын бетә дип тормыйлар тагын, эш сөя торган куллар матурлык тудыруларын дәвам итәләр. Әбиләрдән, әнидән калган кул эшләрен дәвам итү, җанга тынычлык, күңелгә рәхәтлек бирә. Буыннан-буынга күчеп килгән һөнәрләрнең миндә тукталып калмавы, дәвам ителүе сөендерә.

Икенчесе булып кулъязмалар тора.

Техника интернет заманында кулдан язылган текстларга әһамият кимегәннән-кими. Кулдан язылган гына түгел, басма китапларның да кадере бетә, бөтен нәрсә электрон вариантка калып бара кебек. Дөрес, хәзерге заманда мәгълүмат бик күп, аны табуы да, бер-береңә таратуы да күпкә җайлырак. Тик шулай да, мәгълүматның күплеге тискәле роль уйный түгелме? Без “белми калмыйк”, “ишетми калмыйк”, “күрми калмыйк” дип аларны сыйфат дәрәҗәләренә бүлеп тормыйча тиз-тиз, аннан-монннан күз йөртеп чыгарга ашыгабыз. Җитешмәгәннәрен башына гына карап, соңрак укырбыз дип, “сохранить” итәбез. Әйе, ул телефонда яки компьютер хәтерендә бер кавым саклана, ләкин аларның да хәтере чикле булу аркасында, үзебез дә аны нигә саклаганны белмичә, нәрсә турында икәнен искә төшерә алмыйча, тагын укырга иренеп гомумән бетереп атабыз. Мәгълүмат агымы, язгы ташкын төсле бөтенесен юып алып китә, кирәгендә-кирәкмәгәнендә.

Элек кеше бик сайлап эш иткән түгелме? Шулай булмый ни. Бар да кул эшенә корылган заманда, вакытның, мәгълүматның кадере күпкә зуррак булган. Булганнарыннан да иң кирәкле дип тапканнарын, балаларына, оныкларына тапшырырга теләгәннәрен генә күчереп язганнар. Күп очракта Коръәнне, аятләрне, сүрәләрне күчереп язалар.

Безнең өйдә дә бабай тарафыннан язылган кулъязмалар саклана. Алар арасында төрле аятләр, сүрәләр, билгеле бер вакытта укыр өчен язылган догалар бар. Аның үзе өчен генә дип түгел, ә безнең өчен дә дип язылган булуы әллә каян күренеп тора. Ул заманында чиста битләрне алып, кечкенә генә китапчыклар, куен кесәсенә салып йөрерлек догалыклар итеп теккән. Һәр хәрефен җиренә җиткереп, ташка баскандай гаҗәеп матур почерк белән язган. Гарәп телендә язылган догаларның кайчан укырга кирәклеген белсеннәр өчен татар телендә: “ашаганнан соң”, “яңа ай туганнан соң”, “курыкканда”, “юлга чыкканда” дип язып та куйган. Җитмәсә, гарәп телендә язылган догаларны, дөрес әйтелешләре белән татар хәрефләре ярдәмендә язулары үзе бер хөрмәткә лаек. Менә шул дога китаплары авыр вакытта терәк, ышаныч, юаныч булып тордылар да инде.

Әле дә хәтерлим, кечкенә чакта, әни шкафтан бер төргәк ачып алды. Билгеле, кыз бала күңеле яңа күлмәк көткән инде. Ә анда бабамның хәзинәсе, мәңге тутыкмас мирасы – кулъязмалары иде.

Аның ни кадәр кадәрле булуы, ничек итеп, пөхтәләп, матур яулыкка төрелгән булуында, әнкәйнең аны яңа туган сабый баланы тоткан төсле ипләп кенә тотуында ук күренеп торады.  Саклык белән өстәлгә куеп, мине алдына утыртып, йомшаккына, назлап диярлек: “бу бабаңның кулъязмалары, сиңа калдырган иң зур бүләге” диюләре дисеңме.

Өченчедән, шамаилләрне аерым билгеләп үтәр идем.

Безнең өйдә бабам язган шамаилләр әле дә бар. Алар өйебезең түрендә тора. Заманында пыялны карага буяп, дога юлларын гына буямыйча  калдырып, пыяла артына чәй кургашы куеп язган, рамкага куелган шамаилләр. Алар арасында: “Кәлимә-и Тәүхид” — “Лә иләһә илләл-лаһү Мөхәммәдүррәсүлүлаһи”, “Аятел-көрси” һәм юл догасы бар.

Дүртенчесе – китаплар.

Алда әйтелгәнчә, бабай да, әби дә дини кешеләр булган. Бабай заманында хәзрәттән дин белеменә, гарәп теленә өйрәнеп кала. Үзенең үҗәтлеге, белемгә, гыйлелемгә хирыслыгы аны күрәмсең гел эзләнүгә омтылдыра. Үзлектән татар телендә һәм рус телендә укырга, язарга өйрәнә. Шуңа күрә дә ул дин турындагы китаплар җыя, кадерләп саклый. Шулай ук, әти дә бабайдан калган мирасны саклый, дәвам итә. Үз дә татар телендә чыккан күп кенә китапларны укый. Матур әдәбиятка карата, телгә карата мәхәббәт уятуда минем тормышта гаять зур роль уйнаган кеше – әти.

Бишенчедән, өй җиһазлары, көнкүреш кирәк-яраклары.

Хәзер мәзәк булып: “Кызым, кулы эш белгән кешегә кияүгә чыга күрмә, өйдә бер генә дә яңа әйберең булмас, бөтен ватык-җимерегеңне төзәтеп торыр” дигән сүзләр йөри. Заманында исә кулы эш белгән кеше, зур почетта булган, эше булган – ач булмаган. Йорт-җире җитешле, төзек булган.

“Оясында ни күрсә, очканында шул була диләр”. Ә мин тугачтын да янымда алтын куллы кешеләрне күрдем. Нинди генә эшкә тотынсалар да барын да җиренә җиткереп эшләүчеләрне. Бу һич кенә дә арттыру түгел миңа калса. Әти әйтмешли, бабай балта, пычкы, струк ярдәмендә ныклы, матур итеп урындыклар, өстәлләр, балалар арбасы, астлы-өсле шкафлар ясаган. Шкафларына бизәкләр куйган, алар бер-берсенә охшамаган, хәзерге тел белән әйтсәң “уникаль”, бары тик бер экземплярда. Ул ясаган урындыклар әле һаманда шылт та итмичә үз хезмәтләрен үти бирә, шкафлары өйне бизи. Югыйсә, бабайга әлеге һөнәрне берәү дә өйрәтеп утырмаган, үзлектән калыпларын, хәтта эш коралларын – струкларны ясаган. Өйләр салган, йөзлекләр, көнкүреш җиһазларыннан: гөбе, көйле, ярма ташы, җилпуч ясаган. Атадан улга дигәндәй, әти дә һәр эшнең тәртибен белә. Балта эшенең дә, тимер эшенең дә, электрны да. Кулында ут уйната.

Мин Аллаһыга шөкер җитеш гаиләдә тудым, үстем. Бигрәк тә ата-ана җылысына. Бергә утырып сөйләшүләр, үткәннәрне барлау, әби-бабайлар турында, аларның һөнәрләре, осталыклары турында. Булганының кадерен белгәнгә, кадерли белгәнгә күрәдер дә инде безнең өйнең һәр почмагында тарих эзләре бүгенге көндә дә киләчәккә өмет белән яши бирә.

Тарихы булган халык, аны хәтерендә һәм көнкүрешендә кадерләп саклаган халык – киләчәкле халык.

 

Шакирова Гөлфинә Рәҗәп кызы
Тукай районы, Иске Байлар авылы

Комментарий язарга