Логотип «Мәйдан» журналы

Билингваль укыту программасы өчен белгечләр әзерләүгә дәүләт заказы арткан

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов киләсе уку елына ике телдә белем бирүче педагогик кадрлар әзерләүгә дәүләт заказы артуын әйтте. Бу хакта ул институт...

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов киләсе уку елына ике телдә белем бирүче педагогик кадрлар әзерләүгә дәүләт заказы артуын әйтте. Бу хакта ул институтның кабул итү кампаниясенә багышланган матбугат конференциясендә сөйләде.
Билингваль укыту программасы өчен белгечләр әзерләүгә дәүләт заказы арткан
2018 елдан башлап КФУга республика тарафыннан ике телдә белем бирүче педагогик кадрлар әзерләү өчен заказ бирелә. Былтыр әлеге заказ буенча 125 абитуриент кабул ителгән. “Быел заказның күләме артты. Читтән торып уку бүлегенә былтыргы кебек 50, көндезге уку бүлегенә 100 бала кабул итәбез”, - диде Рәдиф Җамалетдинов.
Аның әйтүенчә, Россиядә әлеге проектның аналогы юк. Дәүләт заказы буенча укырга кергән студентларны укыту чыгымнарын дәүләт каплый, аларга 15 мең күләмендә стипендия түләнә.
Фото: Александр Эшкинин

https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/24/188657/

Комментарийлар