Чыдап булмаслык эсселеге белән танылган Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә һава температурасы чираттагы рекордны куйган.

Рекордлы температураны Абу-Дабиның Мезеир районында теркәгәннәр. Илнең метеорология үзәге мәгълүматлары буенча, монда һава температурасы +51,5 градуска җиткән. Хәзерге вакытта БГЭдә түзеп булмаслык дымлылык белән кушылган эсселек хөкем сөрә.  Метеорологлар фаразынча, алдагы көннәрдә хәл яхшыруга таба бара — температура уртача +46 градуска төшәчәк, диелә.

 

Фото: https://pixabay.com

 


Комментарий язарга