Логотип «Мәйдан» журналы

Бәрәңге баш авыртуын җиңә, ютәлне дә бетерә

Русиядә ел дәвамында һәркем уртача 130 килограмм чамасы бәрәңге ашый икән.Бәрәңгенең 80 проценты судан тора. Ул файдалы матдәләр, микроэлементлар, А, В1, В2, В6, С витаминнарына бай. Шуңа күрә ул имму...

Русиядә ел дәвамында һәркем уртача 130 килограмм чамасы бәрәңге ашый икән.
Бәрәңгенең 80 проценты судан тора. Ул файдалы матдәләр, микроэлементлар, А, В1, В2, В6, С витаминнарына бай. Шуңа күрә ул иммунитетны ныгыта.
Шулай ук, бәрәңге ашаганда инсульт булу куркынычы кими. Магний нерв системасын ныгыта, йокыны яхшырта.
Бәрәңге баш авыртуын да җиңәргә сәләтле. Аның өчен чи бәрәңгене, боҗралап турап, берничә минутка маңгайга куярга кирәк.
Бәрәңгедән ясалган җылы компресс тамак авыртуын, ютәл, ревматизм, тире ялкынсынуын бетерә, бәвел куыгы ялкынсынганда файдалы. Компресс ясау өчен уртача зурлыктагы өч бәрәңгене, кабыгы белән пешереп, изәләр, марляга төреп, авырткан урынга куялар. Компрессны бәрәңге суынганчы тоталар.
 
Фото: https://pixabay.com/

«Кызыл таң»

Комментарийлар