Логотип «Мәйдан» журналы

Бер генә пассажирлы тимерьюл станциясе ябылган (ВИДЕО)

Япониядә Кю-Сиратаки станциясе бердәнбер пассажиры – мәктәптә укучы кыз өчен генә моңа кадәр ябылмый торган.Бу станцияне өч ел элек ябарга дигән фикергә киләләр, тик аннан мәктәпкә йөреп укучы кыз Кан...


Япониядә Кю-Сиратаки станциясе бердәнбер пассажиры – мәктәптә укучы кыз өчен генә моңа кадәр ябылмый торган.



Бу станцияне өч ел элек ябарга дигән фикергә киләләр, тик аннан мәктәпкә йөреп укучы кыз Кана Харада укуны бетергәнче япмаска булалар. Мартта кыз мәктәпне тәмамлаган һәм тантаналы рәвештә әлеге станцияне япканнар. Анда «Кю-Сиратаки, 69 ел, рәхмәт» дигән эчтәлектәге элмә такта да куйганнар.

[embed]https://www.youtube.com/watch?v=RCjfTgXuMIg[/embed]

Комментарийлар