Логотип «Мәйдан» журналы

Белгечләр федераль грантны Татарстаннан ике генә китапханә отуына гаҗәпләнә

Россия дәүләт үсмерләр китапханәсе директоры Ирина Михнова “Мәдәният” милли проекты кысаларында модель китапханә грантын Татарстаннан ике генә китапханәнең алуына гаҗәпләнде. Бу хакта ул Татарстан Рес...

Россия дәүләт үсмерләр китапханәсе директоры Ирина Михнова “Мәдәният” милли проекты кысаларында модель китапханә грантын Татарстаннан ике генә китапханәнең алуына гаҗәпләнде. Бу хакта ул Татарстан Республикасы китапханәләре директорларының еллык киңәшмәсендә әйтте.
Белгечләр федераль грантны Татарстаннан ике генә китапханә отуына гаҗәпләнә
Модель китапханәләр грантын Татарстаннан ике генә китапханә отты. Аларның берсе Яшел Үзән, икенчесе – Кукмара районыннан. Ике китапханәгә 5әр миллион сум акча бирелгән.
“Муниципаль китапханәләрне модернизацияләү федераль программасы кысаларында алдагы биш елда йөзләп китапханә модернизацияләнергә тиеш. Мин Татарстаннан күбрәк китапханә үтәр дип уйлаган идем. Сезнең китапханәләрнең база дәрәҗәсе югары”, - диде Ирина Михнова.
“Модельле китапханә булдыру буенча безнең 11 китапханә гариза җибәргән иде, ике китапханәгә генә бирделәр. Без бит грантларга язмыйча тормыйбыз, һәрвакыт саллы-саллы гаризалар әзерлибез – үткәрмиләр. Инде сүлпәнәйгән дә идек. Чөнки электән үк Татарстан үзе бай ул дигән фикер яшәп килә. Яки аз сумма бирәләр, яки төшереп калдыралар.
“Мәдәният” милли проектына Татарстан китапханәләрен ничек күбрәк кертергә дип уйланабыз”, - дип аңлатты ТР Милли китапханә директоры урынбасары Ирек Һадиев “Татар-информ” хәбәрчесенә.
Казанда Татарстан Республикасы китапханәләре директорларының еллык киңәшмәсе бара.
Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/15/184555/

Комментарийлар