Логотип «Мәйдан» журналы

Башкортстанда янә җир тетрәгән

Уфадан төньяк-көнбатышка таба 76 километр ераклыкта җир тетрәү булган."Башинформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, 17 октябрьдә 13 сәгать 44 минутта «Транснефть» акционерлар җәмгыяте җир асты тибрән...

Уфадан төньяк-көнбатышка таба 76 километр ераклыкта җир тетрәү булган.
"Башинформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, 17 октябрьдә 13 сәгать 44 минутта «Транснефть» акционерлар җәмгыяте җир асты тибрәнешләрен теркәгән. Җир тетрәве Уфадан төньяк-көнбатышка таба 76 километр ераклыкта булган.
5,6 магнитудалы һәм 6,5-7 баллы җир тетрәвенең үзәге 10 километр тирәнлектә, Бөре районының Новодесяткино авылы территориясендә теркәлгән.
Зыян күрүчеләр юк.
Фото: https://report.az/
https://kiziltan.ru/

Комментарийлар