Логотип «Мәйдан» журналы

Башкортстан Язучылар берлеге вәкиле Башкортстанда Татарстан көннәре әһәмиятен әйтте

Башкортстан Язучылар берлегенең татар язучылары белән эшләү бүлеге мөдире Фәния Габидуллина журналистларга Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәрен үткәрү әһәмияте турында фикерләре белән уртакла...

Башкортстан Язучылар берлегенең татар язучылары белән эшләү бүлеге мөдире Фәния Габидуллина журналистларга Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәрен үткәрү әһәмияте турында фикерләре белән уртаклашты.
Башкортстан Язучылар берлеге вәкиле Башкортстанда Татарстан көннәре әһәмиятен әйтте
“Без тугандаш халыклар, бер-беребезнең әдәбиятын, гореф-гадәтләрен белеп, гомергә аралашып яшәгән халыклар. Мондый югары дәрәҗәдәге чаралар, очрашулар үзара якынайта, бер-беребезнең мохтаҗлыгын ачыклап, нәрсәгә ярдәм кулы сузарга кирәклеген күрсәтәдер дип уйлыйм”, - ди әңгәмәдәш.
“Без, татарларның, Татарстанга, Казанга берникадәр үпкәбез дә бар, чөнки безне "Башкортстан татарлары" дип аерып куялар да, без шул гомумтатар дөньясыннан читтә яшәгән кебек булабыз. Әлбәттә, безнең дә шул ук казанда кайныйсыбыз килә. Татарстан Республикасының сәяси, мәдәни тормышында безне дә катнаштырсыннар иде”, - дигән теләген җиткерде Фәния Габидуллина.
Ул үзара багланышларның бер мисалы итеп, иртәгә “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары съездына Башкортстаннан егермеләп татар хатын-кызы юл тотачагын әйтте.
“Татарстаннан зур делегация килүе безнең республиканың 100 еллыгы белән дә бәйләнгән. Шундый аралашулар әһәмиятле. Башкортстанда яшәгән татарларга гына түгел, башка халыкларга да”, - диде Фәния Габидуллина.
Фото: Владимир Васильев

Комментарийлар