Логотип «Мәйдан» журналы

"Башинформ": Башкортстанда 1935 елда Алтын Урда шәһәре табылган булган

Башкортстан башкаласында Алтын Урда мәдәнияте калдыклары табылган. Шул турыда «Красная Башкирия» газетасы 1935 елның июнендә язган булган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.Шәһәр мәйданнарының берсендә А...

Башкортстан башкаласында Алтын Урда мәдәнияте калдыклары табылган. Шул турыда «Красная Башкирия» газетасы 1935 елның июнендә язган булган. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Шәһәр мәйданнарының берсендә Алтын Урда мәдәниятенә генә хас таш бина булуын исбатлаганнар. Әлеге мәгълүматны «Башинформ» агентлыгы Башкортстан Милли архивы материалларына нигезләнеп язган.
Басмада Уфа шәһәренең XV гасыр ахырында юкка чыккан борынгы шәһәр калдыклары өстендә тора дип әйтергә нигез бар дип язылган.
Бу урында табылган Көнчыгыш стилендә әзерләнгән әйбер ватыклары Алтын Урда чорындагы борынгы Идел буе шәһәрләре җимерекләре табылдыклары белән охшаш.
Безнең Беренче Май мәйданы урынында кайчандыр Алтын Урда мәдәниятенә хас бер таш бина торуы турында бөтен дәлилләребез бар, дип раслыйлар басмада.
Шуңа бәйле рәвештә, 1935 елда җирле туган якны өйрәнү музее Уфадагы Беренче Май мәйданы да кергән Башкортстанның борынгы ядкәрләрен җентекләп өйрәнү белән ныклап шөгыльләнергә ниятли, дип аңлатыла газетада.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/05/180233/

Комментарийлар