Логотип «Мәйдан» журналы

Баш киеме сайлыйбыз

Очлы йөзле хатын-кызларга классик эшләпәләр бик килешә. Элегантлык өстәр өчен аны бер якка төшеребрәк киегез.“Шакмак” битле ханым һәм туташларга чалма рәвешендәге баш киемнәре килешми. Аларга беретлар...

Очлы йөзле хатын-кызларга классик эшләпәләр бик килешә. Элегантлык өстәр өчен аны бер якка төшеребрәк киегез.

“Шакмак” битле ханым һәм туташларга чалма рәвешендәге баш киемнәре килешми. Аларга беретлар килешә. Вельвет, күн һәм йон кепкалар да йөзләрен ача.
Зур иякле хатын-кызларга “гөмбә” формасындагы баш киеме киңәш ителә. Бүрек колакчыннарын өскә бәйләп киюне дә бер вариант итеп карарга мөмкин.
Ә турыпочмаклы йөзле гүзәл затларга колакчынлы бүрекләрдән, күләмле күренүче башлыклардан баш тартырга кирәк. Бәйләнгән баш киемнәре – алар өчен.
Түгәрәк йөзлеләргә эре итеп бәйләнгән баш киемнәре, зур эшләпә бер дә килешми. Ә менә бер якка төшереп киелгән кепка формасындагы баш киемнәре аларны матур күрсәтә.
Овал формасындагы битле сылуларга барлык төр баш киемнәре дә килешә, дисәк, ялгышмабыз. Шулай ук, соңгы арада модага кергән капор  муенны да җылыда тота, оригиналь дә күренә.
 
https://kiziltan.rbsmi.ru/ сайтыннан

Комментарийлар