Логотип «Мәйдан» журналы

“Барс Медиа” татар медиа төркеме хәйрия концертлары уздыра

“Барс Медиа” татар медиа төркеме “Татар җыры” фестиваленең егерме еллык юбилее уңаеннан хәйрия концертлары үткәрә. Бу хакта “Татар радиосы” алып баручысы Айсылу Лерон хәбәр итте."Барс Медиа" татар мед...

“Барс Медиа” татар медиа төркеме “Татар җыры” фестиваленең егерме еллык юбилее уңаеннан хәйрия концертлары үткәрә. Бу хакта “Татар радиосы” алып баручысы Айсылу Лерон хәбәр итте.
“Барс Медиа” татар медиа төркеме хәйрия концертлары уздыра
"Барс Медиа" татар медиа группасы “Я – ДоброТворец” иҗади хәрәкәт белән берлектә “Татар җыры” фестиваленең егерме еллык юбилее уңаеннан хәйрия концертлары оештыра. Кичә җырчылар белән Югары Ослан районының картлар йортына бардык. Бүген без “Дуслык” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль-реабилитация үзәгендә чыгыш ясыйбыз. Балаларга концерт куйгач, тагын да җанланып киттек, эшебезнең мәгънәсе артты”, - ди Айсылу Лерон.

Бүген “Дуслык” балалар һәм яшүсмерләр йортында утыз бер бала яши. Бу хакта үзәкнең өлкән тәрбиячесе Гөлназ Ярмиева хәбәр итте.
“Биредә яшәгән балаларны безгә опека бүлекләре яисә, полиция хезмәткәрләре урамда табып, тапшыра. Балалар биредә айлар, еллар дәвамында тора. Әгәр әти-әниләрне ата-ана булу хокукларыннан мәхрүм итәләр икән, аларның сабыйларын балалар йортына җибәрәбез. Кайвакыт балаларны якын кешеләре һәм үз гаиләләрендә күрергә теләүчеләр килеп ала”, - ди Гөлназ Ярмиева.
Киләсе атнада җырчылар онкология белән авыручыларга хәйрия концерты куярга планлаштыра.

Фото: Абдул Фархан

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/15/197021/

Комментарийлар