Логотип «Мәйдан» журналы

Банклар карталар чыгаруның түләүле булырга мөмкинлеге турында кисәтә

Ил хакимияте эквайрингны (түләүләр башкарган өчен комиссияләр — Т-и. иск.) административ җайга салудан баш тартмаса, Россиядә банк карталарын чыгару һәм аларга хезмәт күрсәтү түләүле булачак. Бу хакта...



Ил хакимияте эквайрингны (түләүләр башкарган өчен комиссияләр — Т-и. иск.) административ җайга салудан баш тартмаса, Россиядә банк карталарын чыгару һәм аларга хезмәт күрсәтү түләүле булачак. Бу хакта РФ Хөкүмәтенә Россия банклары ассоциациясенең юлланган хатында әйтелә, дип яза «Известия» газетасы.





Март аенда коронавирус пандемиясе аркасында Үзәк банк түләүләрне кабул иткән өчен комиссияне вакытлыча 1 процент дәрәҗәсе белән чикләде: онлайн-сатып алу өчен — 15 апрельдән 30 сентябрьгә кадәр, ә медицина хезмәтләре өчен — 1 июньнән 30 сентябрьгә кадәр.




Банкирлар бәяләвенчә, кертелгән чикләүләр аркасында, кредит оешмалары 10-15 млрд сум югалтачак. Эквайрингны башка өлкәләр хисабына финансларга туры киләчәк.


Комментарийлар