Логотип «Мәйдан» журналы

Балаларны грипптан һәм ОРВИдан ничек сакларга?

Статистика буенча, балалар ОРВИны күпчелек мәктәптә йоктыра. Укучы баланы вируслардан ничек сакларга һәм авырган очракта ничек тиз генә дәваларга? Бу хакта "АиФ" басмасы яза. Баланы грипп йоктырудан,...

Статистика буенча, балалар ОРВИны күпчелек мәктәптә йоктыра. Укучы баланы вируслардан ничек сакларга һәм авырган очракта ничек тиз генә дәваларга? Бу хакта "АиФ" басмасы яза. 

Баланы грипп йоктырудан, салкын тиюдән саклау өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?
- Эпидемия сезоны башланганчы ук гриппка каршы прививка ясатырга кирәк. Бу сәламәт балаларга гына түгел, ә күпчелек озак авырый торган балаларга кирәк. Чөнки алар өчен инфекцияләр аеруча да куркыныч.
- Кулларны сабынлап ешрак юу. Бәдрәфтән соң, урамнан кергәннән соң бу һичшиксез үтәлергә тиеш. Балалар нәкъ тә кулларында чир вирусларын “йөртә”.
- Чыныгырга һәм чаманы белеп киенергә. Баланы кат-кат киемгә төрергә кирәкми, шул ук вакытта артык җиңел һәм юка киендерү дә яхшы түгел.
- Кинәт кенә климат алмаштырырга кирәкми. Каникуллар вакытында кыштан эссе илләргә китү бала өчен файдалы дип уйламагыз. Киресенчә, бу иммунитетны төшерә.
- Өйдә уңайлы шартлар булдыру. Температура якынча 20 градус, дымлылык 60 процент булса яхшы. Өйдә даими рәвештә дымлы чүпрәк белән тузан сөртергә, идәнне юарга кирәк.
- Иммунитетны саклау өчен куркынычсыз иммуностимуляторлар бирергә кирәк. Бигрәк тә еш авырый торган балаларга.
ОРВИны дөрес дәвалау
Вируслы авырулар махсус дәвалау таләп итми һәм берәр атнадан соң үзе бетә. Әлбәттә өзлегүләр булмаган очракта. Ә аларны булдырмас өчен бала авырый башлау белән ятып торырга тиеш.
Мөмкин кадәр күбрәк витаминлы җылы эчемлек (җиләк-җимеш морслары, компот һ.б.) эчертегез.
Бүлмәдәге һава чиста һәм дымлы булсын (махсус җайланмалар кушарга яисә бүлмәне җилләтергә була).
Табигый дарулар (температура һәм авыртудан әнис мае, ютәлдән татлы тамыр (солодка) экстракты) һәм иммун системасын саклау өчен табигый иммуностимуляторлар бирегез.
Башка даруларны бары тик табиб кушуы буенча гына эчертегез. Мәсәлән, 15 яшьтән кечерәк баланың тән температурасы төшсен өчен аспирин бирсәгез, Рея синдромы барлыкка килергә мөмкин. Бу исә бавырны һәм баш миен зарарлый. Ә анальгин кайбер илләрдә бөтенләй тыелган... Тамырларны кыса торган тамчылар һәм спрейларны 2-3 көннән дә озак кулланырга ярамый. Артык күп кулланганда медикаментоз ринит булырга мөмкин.
Әгәр баланың тән температурасы югары икән, шундук табиб чакыртырга кирәк.
 
Фото: pixabay.com

https://intertat.tatar/copayjavap/balalarny-gripptan-m-orvidan-nichek-saklarga-/

Комментарийлар