Логотип «Мәйдан» журналы

Балалар табибы сабыйларны шугалакта җәрәхәтләнүдән саклау өчен киңәшләр бирде

Балалар республика клиник хастаханәсенең травма-ортопедия бүлеге мөдире Алексей Глушков әти-әниләргә балалары чанада, тимераякта шуганда бер-берсенә бәрелеп җәрәхәтләнмәсен өчен, кеше күп җыелган җирд...

Балалар республика клиник хастаханәсенең травма-ортопедия бүлеге мөдире Алексей Глушков әти-әниләргә балалары чанада, тимераякта шуганда бер-берсенә бәрелеп җәрәхәтләнмәсен өчен, кеше күп җыелган җирдә шумаска киңәш итте.



Табиб балаларны кышкы чорда төрле җәрәхәтләнүләрдән саклауның әһәмияте турында “Татар-информ”да узган мәгълүмат очрашуында сөйләде.

Алексей Глушков балаларны кышкы тайгакта дөрес итеп егылырга өйрәтергә кушты. “Балалар урамда да смартфоннарыннан аерылмый. Әти-әниләр балаларына юлда йөрү кагыйдәләрен аңлатырга тиеш. Балаларыгызга кулларны кесәдән чыгарып йөрергә кирәклеген аңлатыгыз, егылган очракта куллар балансны саклап калырга әзер булырга тиеш”, - диде ул.
Табиб кыш башлану белән чаңгыда, чанада, таудан шуып, балалар арасында җәрәхәтләнү очракларының бермә-бер артуын әйтте. “Балаларның кышкы салкында тимер җиһазларны ялап карый торган гадәте дә була. Кайвакыт бу җитди җәрәхәтләнүләргә китерә. Хәтта хирурглар ярдәме таләп ителә”, - дип тә искәртте ул.
Алексей Глушков әйтүенчә, бала җәрәхәт алган очракта иң дөресе – тиз арада белгечләргә мөрәҗәгать итү. Моның өчен ашыгыч ярдәмгә шалтыратып, кайсы хастаханәгә бару мөмкинлеген белешергә кирәк.


Фото: Солтан Исхаков





Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/11/176863/

Комментарийлар