Логотип «Мәйдан» журналы

Балалар бакчасына түләү артты

Татарстанда балалар бакчасына ата-аналар түләве 120 сумга артты.ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы түләүнең 4% ка арту сәбәпләренә аңлатма бирде:"Түләүләрнең артуы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары эшчәнлег...

Татарстанда балалар бакчасына ата-аналар түләве 120 сумга артты.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы түләүнең 4% ка арту сәбәпләренә аңлатма бирде:
"Түләүләрнең артуы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары эшчәнлеген финанс ягыннан тәэмин итү чыгымнары үсү, шул исәптән, туклану продуктларына бәяләр арту һәм балалар бакчасы хезмәткәрләренең хезмәт хакы үсүе белән бәйле, - дип белдерделәр ведомствода. - Түләүләр балалар бакчасының төренә, эш режимы һәм баланың яшенә карап төрле була. Мәсәлән, 10,5 сәгатьлек гомумбелем бирү төркемнәрендә 3-7 яшьлек сабыйлары өчен ата-аналар түләве 3117 сумны тәшкил итә. 1 гыйнвардан ул 120 сумга артты."
 

Комментарийлар