Логотип «Мәйдан» журналы

Азәрбайҗанда дини оешмаларга 1 миллион доллар бүлеп бирәләр

Азәрбайҗан Президенты Илһам Алиев илдәге дини оешмаларга 1,8 миллион манат (бүгенге курс буенча 1,06 млн доллар) финанс ярдәме күрсәтү турында күрсәтмә биргән. Бу хакта дәүләт башлыгы сайтына сылтама...

Азәрбайҗан Президенты Илһам Алиев илдәге дини оешмаларга 1,8 миллион манат (бүгенге курс буенча 1,06 млн доллар) финанс ярдәме күрсәтү турында күрсәтмә биргән. Бу хакта дәүләт башлыгы сайтына сылтама белән, "Интерфакс" хәбәр итә.
Дәүләт башлыгы сайтында чыккан күрсәтмә нигезендә, Кавказ мөселманнары идарәсенә 1 млн манат бүлеп бирелә.
Моннан тыш, Рус православие чиркәве һәм Баку яһүдиләре дини оешмасының Баку- Азәрбайҗан епархия чиркәвенә 250 мең манат биреләчәк.
Тагын йөзәр мең манат Азәрбайҗан католик чиркәвенә һәм албан христиан җәмгыятенә тапшырылачак.
Акча дәүләт бюджетында 2018 елга каралган Президентның резерв фондыннан, дини конфессияләргә ярдәм итү максатыннан, бүленә.
 
https://tatar-inform.tatar

Комментарийлар