«Чалгы чыңы»
Елга буендагы бу ялгыз йортның тирә-ягын кычыткан, алабута, әремдер кебек чүп үләннәр басып киткән. Абзар, мунча, койма шикелле корылмаларның эзе дә юк. Бүрәнәләре кара көйгән, түбәсе урта бер җирдән сыгылып төшкән әлеге өй, бик теләсә дә билен турайта алмаган картка охшап, мескен бер кыяфәттә бөкрәеп тора иде.
Дөньяның дүрт ягы да ачык булуга карамастан, бу йортның янына килергә шикләнәсең. Урамнан үтеп барышлый, аның пәрәвез каплаган тәрәзәләренә карамаска тырышасың. Ул тәрәзәләр артында кемдер бар, һәм ул сине яшерен генә күзәтәдер кебек. Алга таба →