Дөнья тәгәрмәче (Повесть. Ахыры.)

Алматаның таулары

Самолетта аның беренче очуы. Өч сәгать очканнан соң, болытларны аралап күккә күтәрелгән таулар белән очрашты Мәдинә. Үз гомерендә беренче мәртәбә тауларны күргән кыз, югалту сагышын кыялар арасында адаштырырмын дип уйлады. Шул уйларга үзе дә ышанырга теләде. Бу минутларда гомеренең тоташ сагышларга бәйләнәсен дә, югалтуларның кая гына китсә дә, үзен озатып йөриячәген дә белми иде әле ул.

Казахстанның башкаласы Алма-Ата шәһәрендә яшәүче туганнары кызны шатланып каршы алдылар. Туган якларны сагынып гомер итүче икетуган апасы бигрәк тә шат. Кыз бөтенләйгә дип килүен белдергәч тә, сөенделәр генә. Җизнәсе кызга эш тә тапты. Ипи пешерү серләрен әнисеннән күреп белсә дә, конвейр тасмасы буйлап тезелешкән, хуш ис аңкытып агылган ипи һәм икмәк эшләнмәләренең төрлелегенә, аларны җитештерү нинди катлаулы технологиягә бәйлелегенә, үзең пешергән ипинең тәмен татуның нинди зур ләззәт икәненә дә кыз шунда төшенде. Алга таба →

Дөнья тәгәрмәче (Повестьның дәвамы)

Йөрәк тибеше

…Тормыш дәрьясы кызны бөтереп үз кочагына алды. Авылдан җыеп алып килгән гүзәл гамьне, язгы ташкындай кайнап торган яшьлек хисләрен кемгә бүләк итәргә?! Әлеге сорау буй җиткән кызны күптән борчый. Яшьтәшләре бер-бер артлы кияүгә чыга башлады. Кайберләре бәби алып кайтырга да өлгерде. Гөлчәчәк тә унсигез яше тулуга, Ырымбур якларыннан килгән егетне үзенә пар итте. Инде кызлары туып, ике бүлмәле фатир алып, пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшиләр. Мәдинә аларга еш бара. Гөлчәчәк тә аны сагынып көтеп тора. Ире бүген икенче сменада эштә. Кызы белән генә калган Гөлчәчәк Мәдинәне сөенеп каршы алды. Серләшер сүзләре дә күбәйгән. Яраткан заводындагы хәлләрне дә сораштырасы килә. Мәдинә белән Гөлчәчәк кочаклашып күрештеләр.

– Сәлам, Гөлчәчәк! Ни хәлләрегез бар, дускаем? Үсәбезме?! Гөлнараны сагынып килдем әле менә. Кил әле, бәләкәй сандугач! Үчтеки-үчтеки итим әле үзеңне! – дип, Мәдинә кызчыкны кулына алды. Алма кебек битләреннән үбеп, тезләрендә сикертә башлады.

– Үчтеки-үчтеки, үсмәгәнгә кечтеки. Үсә-үсә зур булыр, бигрәк матур кыз булыр.

Яше тулып килүче сабый рәхәтләнеп, чыркылдап көлә. Нәни, йомшак куллары белән Мәдинәне кочып ала. Мәдинә аны тагын-тагын сикертә. Алга таба →

Дөнья тәгәрмәче (Повесть. Дәвамы)

Төшкә кергән сагыш

Мәдинә бай тарихлы, гүзәл табигатьле татар авылында туып, яшел яланнарда уйнап-тәгәрәп үскән кыз. Аның күңеле, чәчәк таҗларындагы чык тамчысының сафлыгын үзенә сеңдергән. Самими, садә кызның кешеләргә ышанучан беркатлы булуы маңгаена язылып куелган. Халык андыйлар турында юкка гына: «Эчендәге тышында», – дими шул.

Әтиләре алтын куллы балта остасы. Авылда аның кулы тимәгән, нинди дә булса корылма төзелмәгән ихата калды микән?! Кешелекле, ярдәмчел булуы өстенә, эчкерсез һәм гадел дә булды ул. Хәләл көч белән тапкан малның кадерен белеп, булганына шөкер кылып яшәгән әти-әниләре, балаларын үз үрнәгендә тәрбияләп үстерделәр. Күп балалы өйдә олысы кечесен карап үстерә, эш тә, аш та тигез бүленә. Һәркем үзенә тиешлесен белеп эшли. Кем дә булса тәртәгә типсә, бер сүз җитә.

– Әткәйгә әйтәм!

Шушы тылсымлы сүз барысын да үз урынынына куя. Кая ул әти-әнине борчу. Аларның керфек сирпеп бер каравы җитә, ни әйтергә теләгәннәре сүзсез дә аңлашыла.

– Хәлимә, өйләрне җыештырып бетергәч, чишмәгә барып кайт. Әнкәйләр эштән кайтуга яңа чишмә суы белән самовар куярсың. Миргалим, син утын кис, апаем! Мин кайтуга әзер торсын. Тәбикмәк камыры куеп китәм, кайткач,тиз генә пешерермен. Мәдинә апаем, унберенче яртыда мичкә ягып җибәрә торырсыз! Алга таба →

Дөнья тәгәрмәче (повестьның дәвамы)

Беренче җиңү

Бәхеткә, цех башлыгы урынбасары татар кешесе булып чыкты. Кызларга бик ягымлы күренде. Тиз генә эшкә керешеп китәсе юк икән әле. Башта курсларда укыячакларын белделәр. Сәет Нурович:

– Кызлар, иртәнге җидегә үк килеп җитегез. Килүгә, мине күрерсез, уку-укыту үзәгенең кайда икәнен күрсәтермен. Төркемдә унбиш-егерме кеше буласыз, соңга калмагыз! – дип, кайгыртучан тавыш белән киңәшләрен биреп, озатып калды. Мәдинә белән Рәфидә заводтан кайтышлый ук, кибеткә кереп, дәфтәр-каләм алып чыктылар.

…Егерме кыздан торган төркем, йөк төягеч машина (погрузчик) йөртүчеләр әзерләү курсында белем ала. Йөк төягеч машина төзелешен, аның эшләү серләрен, куркынычсызлык кагыйдәләрен, кызларга тәҗрибәле осталар төшендерә.

– Кызлар! Игътибар белән тыңлагыз! Укыганда авыр булса, эшли башлагач җиңел булыр. Иң мөһиме, куркынычсызлык кагыйдәләрен саклап эш итәргә кирәклеген онытмагыз. Карагыз әле, дивардагы плакаталарда нинди юл билгеләре?! Мәдинә, йә әйт әле! Менә бу аклы-карлы сызыклы, кеше сурәте төшкән билге ни дигәнне аңлата?!

– Игътибар, җәяүлеләр, дигәнне аңлатучы билге.

– Әйе, бу билге сезгә еш очрар. Бик игътибарлы булырга кирәк. Сез, хәрәкәт итүдән туктап, җәяүлеләрне үткәреп җибәрергә тиеш.

– Янәшәдәге билгенең нәрсә аңлатуын кем әйтеп бирә?! Бу билгене беләсеңме, Рәфидә? Алга таба →

Дөнья тәгәрмәче (Повесть)

Керфектәге кар бөртеге

Өйгә әрсезләнеп ялгызлык килеп керде. Аның, чакырылмаган кунак кебек, рөхсәтсез генә йорт кенәгесәнә теркәлгәнен сизми дә калды Мәдинә.

Ялгызлыкның рәхимсез карашыннан куырылып киткән тәнен, сулык-сулык бәргәләнгән җанын ни эшләтергә белмәде ул. Ялгызлык белән бергә, өйгә канны катыра торган туңгалак та кергәнен башта сизмәгән икән. Көннәргә ялганып айлар, айларга тоташып еллар уза торды. Мәдинә инде ялгызлыгына күнегеп килә кебек. Тик кышкы кичләрдә, бигрәк тә озын төннәрдә, кан тамырлары бозланып каткандай, өшеп уяна да:

– Ник газаплыйсың мине?! Чыгып кит өемнән! Шушы ничәмә-ничә йөз мең кеше яшәгән шәһәрдә, синең салкын кочагыңнан тартып алырлык, туңган җанымны эретерлек бер генә яхшы бәндә дә калмады микәнни?! – дип, әрнеп, күз яшьләре аша ялгызлыкның күзләренә бага.

– Ха-ха-ха! – дип, хатыннан кычкырып көлгән ялгызлыкның тавышы, диварларга бәрелә дә, кабаттан кайтаваз булып, колак барабаннарына килеп кагыла. Алга таба →

Миләш

Язын ап-ак чәчәк аткан миләш агачы, җәй куенында иркәләнеп, кояш нурларында кызынып, чыныгып, көз кочагына керә. Инде көзгә кергәндә тәлгәш-тәлгәш җимешләрнең төсе үзгәргән, кызыл буяуга манып алган кебек, ымсындырып, ерактан үзенә дәшеп тора. Алга таба →