Ак сиреньнәр

Сержант Галиев аңына килеп күзләрен ачты һәм, беренче кабат күргәндәй, гаҗәпләнеп, тузанлы итекләре янында аунап яткан винтовкага текәлде. Аннары кайда икәнлеген исенә төшерде бугай, кинәт сикереп тормакчы булып талпынган иде, кулбашын шундый авырту китереп кысты ки, сержант ыңгырашып җиргә бөгелеп төшәргә мәҗбүр булды. Күз аллары караңгыланып китте, шушы караңгылыкта яшел һәм кызыл төстәге хисапсыз алкалар уйнаклап алды.

«Яраланганмын икән…»

Ул үзен бик тә хәлсез һәм, шул ук вакытта, ничектер сәер рәвештә җиңел хис итә иде. Кулбашының сулыгып әрнүе булмаса, тәнен тоймас та иде, мөгаен. Авыр итекләр эчендә тирләп яткан аяклары, дары исе сеңеп, сыдырылып, яргаланып беткән куллары, бөтен гәүдәсе шулкадәр җиңел иде, ул менә-менә җирдән аерылыр да, каурый шикелле акрын гына югарыга, ак болытлар янына ашар төсле. Аның башы әйләнеп китте, чынлап та җирдән аерылуын сизде: сержантны яңадан онытылу йотты. Алга таба →

УЕЛ

 

Мин урынымнан тордым да тәрәзә алдына килеп бастым, ә Талип икенче якка чыгып китте. Белеп торам: хәзер ул баян алып керер, яңадан өстәл янына утырыр Һәм уйный башлар. Алга таба →