Тузганак керфеге (ахыры)
…Маллары гына түгел, үзе дә күтәрәмгә калган авыл язны тезләнгән килеш каршылады. Ачтан үлүчеләр генә җитмәгән, кар астында кыш чыккан бодай бөртекләрендә яшәү өмете күреп, аны пешереп ашаганнар да йорты-йорты белән кырылган иде – күп кенә өйләрнең тәрәзәсенә аркылы такта кадакланды. Шулай да яз кояшы – яз кояшы инде ул, тәнендә җаны калганнарга беркадәр нур алып килде. Бакча артларында кычыткан, кукы, кузгалак, балтырган баш төртә башлауга, һәркемнең күңеленә «яшибез! дигән татлы бер өмет уты йөгерде. Алга таба →