Логотип «Мәйдан» журналы

Ашап дәваланабыз: җир җиләге

Файдасы: Җир җиләге пектин, шикәр, тимер, кальцийга, С витаминына бай. Җиләк аппетитны ача, хәтерне яхшырта, сусауны баса, матдәләр алмашын җайга сала, кан басымын көйли. Җиләк салкын тигәндә дә фай...

Файдасы: Җир җиләге пектин, шикәр, тимер, кальцийга, С витаминына бай.






  • Җиләк аппетитны ача, хәтерне яхшырта, сусауны баса, матдәләр алмашын җайга сала, кан басымын көйли.

  • Җиләк салкын тигәндә дә файдалы, югары температураны төшерә, җимешләрне шулай ук буыннар сызлаганда, подагра булганда да ашарга киңәш итәләр.

  • Җир җиләге элек-электән иммунитетны ныгыту, бит тиресен яшәртү чарасы буларак та кулланылган.


 

Зыяны:

  • Ашказаны җәрәхәте булганда, шикәр диабетлы кешеләргә җир җиләген чамасын белеп кенә ашарга киңәш ителә.

  • Җиләк аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Кечкенә балаларга да табиб белән киңәшләшеп, аз-азлап кына бирегез.


«Шәһри Казан»

Комментарийлар