Холкы күркәм, гыйлеме камил…

Май 27, 2019

1990 еллар башы, илдә зур үзгәрешләр кузгалган чор. Без, бер төркем татар балалары, Казан дәүләт университетының Татар филологиясе һәм көнчыгыш телләр факультетына укырга кабул ителгән, яңа гына мәктәп тәмамлаган малайлар һәм кызлар университет аудиторияләрендә дәресләр тыңлыйбыз. Төрлебез төрле җирдән җыелган, кемнәр генә юк арабызда. Безнең кебек үк, укытучыларыбыз да төрле. Без, студент халкы, арадан берсен – чандыр озын буйлы, көр тавышлы, йомшак табигатьле, фикерен гади һәм аңлаешлы итеп җиткерә белүче укытучыбызны аеруча үз иттек. Борынгы һәм урта гасыр татар әдәбияты турындагы лекцияләрен дә дикъкать белән, җиренә җиткереп укый. Хәер, аның хакында «укый» дип әйтү хакыйкатькә туры килмәс. Ул көннәрдә дә, алга таба да аның кәгазьдән карап сөйләгәнен бер тапкыр да күргәнем булмады. Инде хәзер уйлыйм: Мәрҗани хәзрәтләре, Ризаэддин казыйларның «иманы нык, холкы күркәм, гыйлеме камил, сөхбәте татлы» дип язганнары нәкъ шундый шәхесләргә карата әйтелгәндер, күрәсең. Сүзем, күпләрнең укытучысы һәм остазы, әдәбият галиме, күпсанлы мактаулы исемнәр иясе, быел май аенда үзенең 80 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтүче мөхтәрәм зат – Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов турында. Алга таба →

Халык җырларыннан иңгән хаклык

Май 24, 2019

— Ру­бис абый, сез, сән­гать­тән ерак өл­кә­дә хез­мәт кую­ы­гыз­га ка­ра­мас­тан, го­мер буе җыр­ны, әдә­би сүз­не юл­даш ит­кән­сез. Го­му­мән, сез­нең бу­ын, «кы­рык бе­рен­че ел ба­ла­ла­ры», өчен ур­так сый­фат бу – җыр-моң­га, сән­гать­кә мөк­киб­бән­лек, тугъ­ры­лык. Ни­лек­тән шу­лай икән?

– Әйе, мин – су­гыш чо­ры ба­ла­сы. Әти­ем 1941 ел­ның но­яб­рен­дә ук фронт­та үлеп кал­ган, әни­ем ми­не ял­гы­зы тә­рби­я­ләп үс­тер­де. Ул ча­гын­да, без­нең та­тар җир­ле­ген ка­ра­ган­да гы­на да, сән­гать­кә ом­ты­лу көч­ле иде. Авыл­да ха­тын-кыз да ба­ла-ча­га, алар көн-төн эш­тә. Бү­ген­ге­дәй ара­ла­шу җай­лан­ма­ла­ры, те­ле­фон­нар юк. Ә без­дә әт­кә­ем ни­чек­тер су­гыш­ка ка­дәр үк кер­теп кал­дыр­ган «та­бак» ра­дио бар. Кич­лә­рен күр­ше-ти­рә апа­лар, ха­тын-кыз­лар, без­гә җы­е­лып, ра­дио тың­лый­лар, сөй­лә­шә­ләр. Тел­лә­рен­дә шул бер гамь: фронт­тан нин­ди яңа­лык­лар бар, кем­гә нин­ди хат-хә­бәр кил­гән… Ан­нан соң да тиз ге­нә та­ра­лы­шу юк, җыр­ла­шып уты­ра­лар иде. Шу­лай кү­ңел­лә­рен­дә­ге са­гыш­ны җыр-моң­га сал­ган­нар, шу­лай юан­ган­нар­дыр ин­де би­ча­ра­лар. Алар ха­лык җыр­ла­ры җыр­лый­лар иде. Мин, 4-5 яшь­лек ма­лай, шул җыр­лар­ны тың­лап, кү­ңе­ле­мә сең­де­реп уты­рам. Кы­зык та, са­гыш­лы да, кыз­га­ныч та… Шу­лай бе­рәр сә­гать ча­ма­сы җыр­ла­шып утыр­гач, күз яшь­лә­рен сөр­тә-сөр­тә та­ра­лы­ша­лар иде. Алга таба →

Минем тормышымда – университет

Май 21, 2019

Шөкер Ходайга, инде менә үземә бирелгән гомернең сиксәненче яшен дә тутырып киләм. Шушы вакыт эчендә, гәрчә, Америка, Австралия, Африка тарафларына барып чыкмасам да, Евразиянең шактый гына төбәкләрендә, хәтта, олыгаеп беткәч, Кытай башкаласы Пекинда да булырга туры килде. Гомеремнең елга якыны Урта Азиянең Ленинабад (Хөҗәнд), Дүшәнбе, Ташкент калаларында узды. Төркиягә күп мәртәбәләр (ике дистәгә якын булса кирәк) барып кайтылды. Финляндиядә дүрт айлап яшәү бәхетенә ирештем. Элек СССР составында булган Азәрбайҗан, Украина, Әрмәнстан, Грузия, Төрекмәнстан җөмһүриятләрен дә үз күзләрем белән күрдем. Ә инде Казакъстанда, аның гүзәл Алматы, Төркестан, Караганда, Астана, Семей кебек калаларында ничә тапкыр булуымның исәбен инде үзем дә төгәл белмим. (Ни әйтсәң дә, бу җөмһүриятнең кияве дә бит әле мин!) Яңа гасырда хәтта бу мәмләкәткә елына өчәр-дүртәр  мәртәбә барган очраклар да булды. Әлбәттә, яшәешемнең төп һәм хәлиткеч өлеше Рәсәй белән бәйле. Мәскәү, Ленинград калаларында мин айлап-айлап стажировкалар уздым, китапханәләрендә эшләдем. Башкортостан, Чиләбе, Оренбург, Төмән, Пермь, Чувашстан, Әстерхан, Сембер, Нижгар тарафлары да минем өчен шактый таныш, үз. Ә инде туган ягым (Зәй, Сарман, Әлмәт), Татарстан, аеруча Казан – яшәвемнең дәвамлы, күпьеллык һәм һич алыштыргысыз төбәкләре. Боларда мин дөньяга аваз салганмын, физик һәм рухи җитлегү алып, булдыра алган кадәр озак еллар буе халкыма хезмәт иткәнмен.

Шактый озын гомер юлым минем, нигездә, ике өлештән гыйбарәт: университетка кадәрге һәм андагы тормыш. Балалык, үсмер, мәктәп еллары, колхозда, заводта эшләп алулар, ничектер, миңа яшәешемнең төп өлешенә – икенче этабына хәзерлек кебек тоела. Алга таба →

«Чишмә» иҗат оешмасына 60 ел

Дек 20, 2018

1958 елның октябрь ахырларында, Лениногорск шәһәре үзенең өч еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, әле генә бу калага күчеп килгән яшь язучы һәм журналист Шамил Бикчурин әдәби түгәрәк оештырып, аның беренче утырышын уздыра. Алга таба →

Нәҗип НӘККАШка – 70 яшь

Июл 27, 2018

 

Затлы замандашыбыз – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәҗип Фәйзерахман улы Исмәгыйлев Алга таба →