Улугбек Хамдам. Ялгызлык (повесть)

I БҮЛЕК

Ул көнне мин, бераз сөйләшеп утырырга дип, дустым янына чыгып киткән идем. Аларның йортлары шәһәрнең икенче башында, шуңа күрә барып җиткәнче шактый вакыт үтте. Килеп җитүгә, гадәттәгечә, кыңгырау төймәсенә бастым – бер тавыш юк! Тагын бастым – тынлык. Китәргә дип борылмакчы идем, ишек артында көчле һәм кискен төстәге шакылдау ишетелде. Тыңланып торам: күпмедер мизгелдән әлеге сәер шакылдау янә кабатланды. Күңелдә шик-шөбһә уянды, шулай да, кыюланып, ишеккә кагылдым – ул бөтенләй бикләнмәгән икән, ачылды да китте. Дустымның исемен әйтеп, тавыш бирдем, әмма җавап ишетелмәде, һаман да теге каты шакылдау өзек-төтек кабатлана, ул да булмады, югарыдан нидер ишелеп төшкәндәй булды. Гаҗәпләнү катыш сагаеп, өй эченә кердем. Анда өйнең асты өскә килгән иде! Алгы бүлмә идәнендә китап-дәфтәрләр, язылып-сызылып чуарланып беткән кәгазь битләре, бала уенчыклары чәчелгән, кая карама – ир-ат һәм хатын-кыз киемнәре аунап ята. Урындыклар теләсә ничек куелган, җыештырылмаган өстәл өстендә ятим кыяфәттә олы чәйнек белән сыңар чынаяк, алар янәшәсендә пычак белән яртылаш киселгән ипи күренә. Кояшлы көн булуга карамастан, ут яндырып куелган. Янә нидер нык кына шакылдап алды, баксаң, ачык калдырылган тәрәзәнең ике канатын җил ачып-ябып «уйный» икән. Ирексездән, тәрәзә янына килдем. Җилкән сыман кабарынган ефәк тәрәзә пәрдәсе, иркәләп диярлек, битемә кагылды. Тышкы якка күз салдым, якында кечкенә урман шәйләнде. Җил иркендәге агачлар шаулап алалар, нидер пышылдашалар, серләшәләр иде… Кинәт бөтен барлыгымны нидер эләктереп алгандай булды! Бу «серле» кыштырдаулардан тәшвишләнеп, һәр тавышны тотып алырга омтылгандай, агачларга бактым. Алга таба →