Кичер, әнкәй! (Хикәя)

Кабинетында кукраеп утырган Зөлфәт Фәритович телефон шалтыравына сискәнеп китте. «Тфү, корт чаккыры! Нишләп сискәндерде соң әле? Әйтерсең лә беренче тапкыр», – дип, үз-үзен битәрләп алды ул. Әнисе икән, улының хәлен белешүе. «Ярый әлегә, әни! Үзеңнең хәлләрең ничек соң? Казларны урнаштырып бетергәч, киләм дигән идең, хәбәрең дә юк. Әгәр дә киләм дисәң, машина җибәрәм. Әни, мин хәзер зур кеше бит, служебный машинам, шоферым бар», – дип гөрләде ул. Телефонын куйгач та күңел күтәренкелеге кимемәде Зөлфәтнең. Әйе, зур кеше ул хәзер, әнисен куандыра алды. Улын шәһәрнең иң дәрәҗәле оешмасына җитәкче итеп куйгач, ничек сөенде әнисе! Әнисе аңа гел: «Улым, зур кеше булырга тырыш», – дип әйтә килде. Тырышып укытты, өйдәге бар авыр эшне үзе эшләде. Әле дә, өч айга бер кайткан улын эшләтми: «Ял ит, үзем эшлим», – дип кенә тора. Инде яше дә… Туктале, ничә яшь икән соң әле аның әнисенә? Менә адәм көлкесе! Әнисенең ничә яшьтә икәнен тиз генә исенә дә төшерә алмый. Алга таба →