Файдалы кәнфит рецепты

Биш бала әнисе буларак, аларның тамак туклыгы көн саен үзәктә торган сорау минем. Берсе студент, икесе кичкә кадәр икешәр мәктәптә укыйлар. Кыскасы, үзләре белән ни дә булса җибәрми булмый. Менә файдалы кәнфит ясадым әле.

Алга таба →

Сырганак кайнатмасы

Сырганак файдалы матдәләргә бай җимеш. Аның чәчәкләре иртә язда, куак үзе яфрак ярганчы чәчәк ата. Җимеше кышка хәтле сакланырга мөмкин. Кечкенә кызгылт-сары җимеше медицинада да, косметологиядә дә киң кулланыла. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк: ул бары тик җил белән генә серкәләнә. Ә сырганак үссен өчен, ана куак янында ата куак та булырга тиеш. Шунсыз уңыш булмаячак. Алга таба →

Помидорны үз сутында тозлыйбыз

Табында кунаклар иң беренче шуңа үреләчәк.

Быел помидорлар пешәр вакыт җиткәндә көннәр әллә ни мактанырлык булмады. Туктаусыз яңгырлар, салкын төннәр йогынтысыдыр, мөгаен: кызарып пешкән помидорлар шартлап ярыла. Менә шундый помидорларны ташларга ашыкмагыз, алардан бик тәмле сут килеп чыга. Әгәр помидорны үз сутында тозласаң, табынның уртасында утырырлык матур һәм тәмле ризык була. Алга таба →