Төнге сулар

Окт 22, 2019

Төнге сулар ага, төнге сулар…

Көзге сулар шундый ямансулар, –

Таллар боек, түбән иелгәннәр,

Инде сап-сарыдан киенгәннәр.

Төнге сулар ага, төнге сулар…

 

Сулар өсте тулы яфрак ага,

Яфракларны дулкын ярга кага; Алга таба →

Картлар йорты. Сентябрь.

Сен 11, 2019

Каен яфраклары сөйләшмиләр.

Агачларның яшел шавы беткән.

Өзелә дә төшә,

өзелә дә … –

гомер үткән икән,

гомер үткән.

 

Ипләп кенә.

Җайлап кына.

Ашыкмыйча.

Уйлый-уйлый гына туктап-туктап, Алга таба →

Бердәнберең

Сен 10, 2019

Хаста булыр үзе.

Ә белдермәс.

Исән-сау мин, дияр хатында.

Кайт! дип язмас.

Үлемнәре сөйләр

озак авыруы хакында.

 

Азып-тузып кайтсаң –

сыендырыр.

Кеше итәр сине –

сер бирмәс.

Соңгы кисәк икмәге дә бетәр –

беркайчан да,

туйдым, кит! димәс.

 

Бурычларың булса, и зимагур,

соңгы шәлен сатар түләргә. Алга таба →

«Безнең тарих озын, үскән кызым…»

*  *  *

Безнең тарих озын, үскән кызым,

Борыла-борыла аккан сулар кебек,

Һәр борылышта берәр бабаң торган,

Бу камышлар шаулый шулар кебек.

Бу басуда әбиең урак урган,

Бу болында бабаң печән чапкан,

Бу урманнар һаман шаулап торган,

Борылып-борылып сулар аккан.

Сандугачлар сайрый сиңа карап,

Ай елмаеп тора зәңгәр кичен, Алга таба →

Сабантуй

Сабантуй – туган халкымның

Тиңдәшсез тантанасы!

Кешелеккә яшьтәш бәйрәм,

Әйтегез, кайда бар соң?!

 

Ядкаре бөек Болгарның,

Хаҗитархан, Урданың.

Сарматларда, Каганатта

Сабантуйлар булган ул! Алга таба →

Нәсел агачы

Фев 16, 2019

Харрас ӘЮП

НӘСЕЛ АГАЧЫ
Нәсел агачы дип тормаганнар,
Җае килсә, балта чапканнар –
Кәүсәсендә тирән җөйләр калган,
Ботакларын утка якканнар.

Алга таба →

Тел ачкычы

Фев 16, 2019

Харрас ӘЮП

ТЕЛ АЧКЫЧЫ
Байлык-фәлән теләмәде безгә,
Кичерсәк тә гәрчә кыен чак —
Тел ачкычы тели иде әнкәй,
Берәребез юлга җыенсак.

Алга таба →