«Замана һәм замандашлар» (ахыры)

Ял иттек без каникулда

 Бәләк алып ике кулга…

Авыл баласы дәрестән соң да, дәрескә кадәр дә вакытын файдасызга уздырып, урамда «трай тибеп» йөрмәде. Аның уйнаган уеннары да үзара ярышып, физик яктан үсү, чыныгу белән бәйләнгән. Ә күп очракта аның вакыты гаиләгә файдалы эш башкаруга китеп барды. Чөнки авыл халкы, шәhәр халкыннан аермалы буларак, табигать кочагында яши, аның язмышы табигать тудырган байлыкларны үстерү, эшкәртү белән нык бәйләнгән. Ә аларны файдалану маңгай тирен күп сорый.   Алга таба →

«Замана һәм замандашлар» (дәвамы)

Ямаулы чалбар, күтәртмәле чабата…

Мәскәүдә булды бу хәл. Оныгыбыз Тимур балалар бакчасында соңгы елын йөри иде. Укырга керергә берничә ай калгач, килен аны укыячак мәктәпләренә экскурсиягә алып барган. Булачак укытучы баланы көлеп каршы алган, кызыксындыру йөзеннән, булачак иптәшләре белән таныштырган, уеннарда катнашырга чакырган. Бераз аралашып уйнаганнан сон, Тимур, укытучы янына килеп, «Я устал, хочу домой, отпустите !– дип сораган. Билгеле, укытучы каршы килмәгән. Алга таба →

«Замана һәм замандашлар»

Кереш

Бу язманың иң кыска эчтәлеге – авыл җирлегендә туып үскән берәүнең тормыш юллары, ул катнашкан яки шаһит булган вакыйгалар, тасвирлаган күренешләр, ул аралашкан яки бергә хезмәт иткән шәхесләр турында автор үз исеменнән алып барган автобиографик сюжетлар булыр.

Язучыларның күбесе әсәрләрендә үз фикерләрен, җәмгыятьтә алып торган урыннарын мөмкин кадәр тирәнгәрәк, ераграк, томанлырак җиргә яшерергә тырыша. Чөнки алар ирекле рәссам, зур талант ияләре буларак, укучыга җиткерәсе серләрен образ аша да оста итеп тасвирлый. Мин исә, киресенчә, әдәби геройлар тудыруны максат итеп куймадым. Чөнки мин язучы түгел, журналист буларак язам. Ә журналист, гадәттә, фактлар, закон кодекслары әсирлегендә иҗат итә. Өстәвенә, ул персонажлары белән, аларның туганнары, якын кешеләре белән я кайчандыр бергә яшәгән, яки эшләгән, я бергә яши һәм бергә эшли. Алар турында язганда, ул мөмкин кадәр объектив, риясыз һәм нәзакәтле булырга тырыша. Хыялый образлар белән эш итү очраклы яки искәрмә рәвештә генә булырга мөмкин. Алга таба →

ХӘЯТ МОҢЫ АГА ҖАННАРГА

Зал, кинәт аптырап, тып-тын калды. Тиктомалдан гына түгел иде бу. Өченче рәтнең сул канатында утырган студент кыз кыяр-кыймас кына торып басты. Ул әле күпне күрергә-кичерергә өлгермәгән. Яшь мөлаем йөзе белән бераз тартына төшеп елмайды һәм кыюсызрак тавыш белән сорап куйды:

– Татарның Ойстрах, Коган шикелле дөнья гизгән скрипкачысы бармы?

Аның тирән мәгънәле бу сүзләрендә, бигрәк тә акыллы күз карашында, үзен генә түгел, залдагы иптәшләрен дә кызыксындыра торган сорауга җавап алу теләгендә ниндидер астыртын бер зирәклек тә сизелә иде. Аудиториягә карап алам. Студентларның йөзләрчә күзе миңа текәлгән, җавап көтәләр: Гәрәев ни дияр? Алга таба →

Көрәш дөньясын шаулаткан БАТЫР

ЯҢА МАҖЫН «ПҮЛӘН»Е

Ул үзе 1941 елның 16 февралендә Минзәлә районы Иске Маҗын авылында дөньяга килсә дә, туу турындагы таныклыгын Яңа Маҗынга күчкәч кенә алганлыктан, шул авылныкы булып санала. Әтиләре сугышка киткәндә, аңа биш ай була Таныклыгына «Исеме Виталий» дип язылса да, авылда аны Витя дип йөртәләр. Шуннан тора-бара ул Викторга ук әйләнеп китә. Бүген дә күпләр авылда аны Витя, я булмаса Виктор дип телгә ала.

Малай, ата-анасына охшап, олы, таза гәүдәле, эре сөякле, көпшәк тәнле, пошмасрак, тыныч холыклы булып үсә, сүзләрне бүлеп-бүлеп әйтеп, әкрен генә сөйләшә. Оялчан ук дип булмый, артык ашыкмыйча, үз җае белән аю кебек лап-лоп атлап йөри. Шуңа да авылда бала чагыннан ук аны утын агачы белән чагыштырып, Пүлән ( Баклан, Баклашка) кушаматы тагалар. Укуы белән бик үк мактана алмаса да, хәтере әйбәт булганлыктан, табигатьтән бирелгән акылы белән алдыра. Алга таба →