Иң биек тау – яра

Газинур Васикъ улы Моратов 1959 елның 18 августында Татарстанның Кукмара районы Зур Сәрдек авылында туган. Шагыйрь, журналист һәм публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Муса Җәлил исемендәге премия, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләге лауреаты. Казанда яши.

Каләмдәшебез бу айда үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аңа ныклы саулык, иҗат уңышлары телибез!

И Вакыт…

Тәмәке көле койгандай

Орынасың йолдызларга…

И Вакыт, киләчәгемне,

Үткәнемме көтә алда?

 

Кайнар көл – йолдыз коела

Төнге тынлык упкынына.

Тәңре гүя кырын ятып

Махра көйрәтә тын гына.

 

Учымны пешерә көле…

Хәлләремне шуннан аңла. Алга таба →

Серләр эзлим

Әкиятләрнең бармы чыннары?..

 Ягымлы яз! Әнием назы булып,

Күңелемә кереп кал әле.

Язгы кояш! Җылы нурларыңнан

Күңелемә күпер сал әле.

 

Җырлы күңелем! Көйгә тартым булып,

Сизелгәнсең син дә бишектән. Алга таба →

Кош язмышы

…Казлар оча кыйгак-кыйгак,

Карап калдым, кулым болгап,

Аңлыйм аларның хәлләрен,

Киек казлар юлы ерак…

 

Баш өстемнән үтте алар,

Миңа сәлам биргән кебек. Алга таба →

Таңъязмалар

ТАҢЪЯЗМАЛАР

Таңъязмалар офык читәнендә

Кычкырып тора әллә кайларга! –

Ул дастанны уку читендер лә,

Гыйлем алмый торып

Айлардан…

 

Илаһи Көч ярдәмлеге генә

Дөнья серен ача күңелдә –

Йөрәк Күзем

киләчәкне күрә

Гасырларның тылсым-күгендә!

 

Алга таба →

Тукай яши безнең күңелләрдә

Мөхәммәт МИРЗА

Шагыйрь янган

Шәмдәлләрдә утлар янган,

Таңга кадәр Шагыйрь язган,

Халкын телсез диюләре

Чеп-чи ялган,

Чеп-чи ялган!

Җырда җаны дөрләп янган,

Йолып ил-йорты карасын.

Ач-ялангач үксез бала

Каян көч-куәт алган соң?!

Янып беткән, тик сүнмәгән

Әверелеп ут шарына. Алга таба →

Ул каяндыр кайтып килә иде…

Ул каяндыр кайтып килә иде.

Әллә белеп, әллә аңышмыйча

Каян килеп, кая китешен,

Тәрәзәмә кояш сибеп үтте

Дөньялыкта әле юк кешем.

 

Шундый якты! Шундый татлы!

Моңа хәтле

Ник белмәдем кояш барын җирдә?!? Алга таба →

Сөю юлы

(Сонетлар бәйләме)

1.

Хыянәт, әрнүләр… Югалттым җир ямен.

Кояшлы көндә дә йөземдә күләгә.

Мәхәббәт ни хак соң? Кем арзан түләгән?

Таң-шәүлә беләме җанга ни кирәген?..

 

Ай җиле тибрәтә нарасый бөҗәген.

Күңелем — ак кылган, йөгерә түбәнгә,

Абына-сөртенә ямь-яшел үләнгә.

Җан-капка тышауда һәм бәйдә йөрәгем. Алга таба →