Кайтыр идем
Кайтыр юлларымда кошларым,
Алар – минем якын дусларым.
Биеклектә чиксез хыялымда
Кошлар канатында очамын шул,
Кошлар канатында очамын. Алга таба →
Кайтыр юлларымда кошларым,
Алар – минем якын дусларым.
Биеклектә чиксез хыялымда
Кошлар канатында очамын шул,
Кошлар канатында очамын. Алга таба →
Төнге Идел. Ике ярда шәһәр.
Ялгыз көймә суда чайкала.
Мин йокысыз. Күңел дигән зәһәр
Җәрәхәтли, шомлы моң сала. Алга таба →
Кыш. Айлы кич. Йолдызлар.
Каз мамыгы кебек кар ява.
Уйларымның очын эзлим әле,
Минем белән атлый тын һава. Алга таба →
Авылыма кайтам сукмак ярып,
Каенлыкта – дуслар өстәле.
Бу кайтуым иске яраларга
Яңаларын янә өстәрме? Алга таба →
Күзләр – яшьле, күзләр дымлы һаман –
Җаннан узган тояк тупырдап.
Ни булды дип нигә сорамыйсыз?!
Мамык коя бүген тупыллар! Алга таба →
Сине күргән саен җанда
Бер шигырь бөреләнә.
Тамчы гына булган шатлык
Зурая, эреләнә. Алга таба →
Син язасың аңа,
Син көтәсең,
Өмет дигәннәре яндыра. Алга таба →
Чистарынып бушанырга телим –
Күңелемдә кенә калмасын.
…Таш келәткә ябып куйды язмыш
Хөрлек сөйгән дала баласын. Алга таба →
Күккә карап, җайлы форсат көттем,
ашкын җайдак ише чабып киттем
бөркет күләгәсе артыннан. Алга таба →
Мин бәхетне яланаяк күрәм.
Мин бәхетне күрәм – үтәли.
Балачагым болынында бабам
Әле һаман печән күбәли. Алга таба →