МИКУЛАЙ. Ике пәрдәлек монопьеса (ахыры)

Апр 22, 2020

ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ

Микулайның ишегалды. Төштән соң. Тынлык. Бераз гына әллә төтен, әллә җиргә иңгән пар сизелә. Микулай иске кәнәфидә утыра. Өстендә искереп беткән катмарлы (махровый) халат. Аякларын, ак киез итекләр киеп, өстәлгә күтәреп куйган. Башында киң эшләпә. Бер кулында – Экзюпери китабы, икенчесендә – сигарага охшатып, үзе төргән тәмәке.  Микулай тәмәкесен «суыра». Янында гына морҗасыннан төтен чыгарып, иске самовар утыра. Мичтә казан тора, астында ут яна. Микулай китап укый. Алга таба →

МИКУЛАЙ. Ике пәрдәлек монопьеса (дәвамы)

Апр 21, 2020

МИКУЛАЙ. Бишенче самолет очып киттеме? Алигархлар оча. Аларга җылы тавык йомыркасы китереп бирмиләр! Кем аларга самолетта яңа савылган кәҗә сөте бирсен, ди! Димәк, кем чын алигарх булып чыга? Әлбәттә, мин! Күптән инде кемнәндер ишеткән идем. Имеш, дөньяның иң бай кешеләре кәрәзле телефонсыз, интернетсыз яши! Соң бу мин ич инде! Телефоным да, интернетым да юк! Мин бөтен яклап алигархка туры киләм!.. Алга таба →

МИКУЛАЙ. Ике пәрдәлек монопьеса

Апр 20, 2020

Пьесада 2019 елның бер җәйге иртәсеннән башлап, икенче көннең таңына кадәр, ягъни бер тәүлек дәвамында барган вакыйгалар сурәтләнә. Алар СарсазКүл (сары балчык күле) дигән керәшен авылында уза.    

  БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ

Таң ата. Куе томан. Берни дә күренми. Томан әкрен генә тарала һәм крестьян хуҗалыгы күренә башлый. Иске агач өйнең эчке өлеше. Өй эчендә Микулай зур гына курчак эшләп бетереп килә.  Алга таба →