Ярты чакрым…

Июл 3, 2019

Энем, баядан бирле күзәтеп торам, дәфтәрең тулды бугай, язасың да язасың. Берәр гәзит-фәлән ише җирдән килдеңме, дип әйтимме? Тормышыбыз турында язарга теләсәң, аның язарлыгы калмады инде, авылыбыз таралып бетте диярлек. Бүген монда минем белән дүрт ялгыз карчык кына калды. Элегрәк безне күрше авыл фельдшеры Сания дәвалый иде. «Хәзер миннән күбрәк беләсез, килүемнең файдасы юк», – дип, ул йөрүеннән туктады.Карчыкларның шәһәрдә яшәүче балалары сотовый аша кан басымын ничек үлчәргә, ничә тамчы йөрәк даруын тамызырга кирәклеген өйрәтеп торалар. Өстәвенә, җәй көне безнең күршегә ике әбине кайтарып куялар. Аларның балалары да: «Без чит илдә ял иткән арада, Гайнан бабай, безнекеләрне дә зинһар карап тор», – дип сорагач, ничек карамыйсың, ди?! Үзебезнең авыл кызлары ич алар! Кайсының лампочкасы янып чыга, кайсының телевизоры күрсәтми. Хәзер алар сабый балалар кебек, хәтерләре гүпчим булмаса да, үпкәләргә генә торалар. Алай да арадан берсе: «И, Гайнан, холкың бигрәк ипле, яшьрәк чагым булса, сиңа кияүгә чыгарга да каршы килмәс идем», – дип әйткәч: «Чык, мин риза, нәрсә комачаулый, әле җитмештә дә соң түгел», – дигән булдым. Алга таба →

Кадер хисе

Түбән Кама татар дәүләт драма театры –  тамашачыга хисләр бөтенлеген җиткерә алу осталыгы белән дан тоткан театр. Ә бит ул әле чагыштырмача яшь, дәүләт театры статусы алганына да әллә ни күп вакыт узмаган… Рөстәм абый, аның нигез ташларын салучы да сез үзегез бит. Пәрдә читен бераз гына күтәреп, шул елларга күз салсак… 

– Әлмәт театрында эшләгән чакта Түбән Камага гастрольгә килгән идек. Элек бит түрәләр дә спектакльләргә йөри иде, Алга таба →

Иван-чәйне ничек әзерләргә?

Июл 2, 2019
Без чәйне кибеттән алырга гадәтләнгән инде. Ә табигатьтә үсә торган кырлыган — иван-чәйнең файдасын күпләр белми дә торгандыр.
Элек безнең әби-бабайларыбыз кырлыганны бергә җыелып эчә торган булганнар. Ул хәтта йола буларак каралган. Иван-чәйнең нинди файдасы бар? Ул кая үсә? Аны ничек итеп җыярга һәм киптерергә соң? Бу һәм башка сорауларга җавапны бергәләп карарбыз.

Алга таба →

Чөгендер яфрагыннан коймак рецепты

Чөгендер безнең эрага кадәр 4 гасырда ук билгеле яшелчә икән. Россиягә ул 10 гасырда килеп керә. Башта ризык өчен аның яфрагы гына кулланыла, ә чөгендерен медицина өлкәсендә генә файдаланалар. Без исә аның чөгендерен өстен күрәбез. Күбебез яфрагының күпкә файдалырак икәнен белми дә. Витаминнарга, микроэлементларга бай яфраклардан кәтлит ясарга ашыгыгыз. Яфраклар яшь вакытта тәмлерәк була.

Алга таба →