«Җыр белән юралган бәхетем»

Радиоалгычтан күңелем түренә үтеп җанымны телгәләп таныш моң агыла.

Җырның җыртыгы юк дисәләрдә, һәр заманның үз җыры, үз моңы, үз тамашачысы бар. Әлеге җыр минем яшьлегемдә күп тапкырлар кабатланып, халык теленнән төшми җырланса да, күптән инде ретро җырга әйләнеп, сирәк башкарыла. Хисләремә бирелеп җырчыга ияреп сүзләрен кабатлыйм: «Әйткән идең, әгәр сөя калсаң….”

…Укуымның соңгы елы, дипломымны яклап, туган ягыма эшкә кайтып китәргә тиешмен. Күнегелгән шәһәр тормышын, тулай торагымны, иптәшләремне, дус егетемне калдырып кайтып китү читен тоелса да, алда көткән планнар, туган туфрагым ниндидер өмет өстәп тора кебек.

Буш вакытыбызда икәү очрашып серләшергә яраткан тулай торакның кызыл почмагына чакырып алдың син мине. Бик нык дулкынланганга күрәме, мине күрүгә ялкыннар чәчә торган коңгырт күзләрең никтер күзләремә туры карамады бу юлы. «Матурым!» — әйе, син миңа бервакытта да исемем белән эндәшмәдең, гел «матурым» дия идең.

— Аңларга тырыш мине, матурым, аңларга тырыш. Алга таба →

Курай

Ку­рай мо­ңы бо­рын-бо­рын

Адәм­нәр­не илерт­кән.

Ку­рай мо­ңын тәү ишет­кән

Хан­нар­ны да ти­лерт­кән.

Ку­рай – га­сыр­лар ава­зы,

Ба­кый дөнья бү­лә­ге.

Хал­кым­ның кан­лы үт­кә­не,

Га­шыйк йө­рәк те­лә­ге. Алга таба →

Икмәк кыерчыгы

Кояш астында уңып, җилгә чуалып беткән чәчләремне төпчек апам теше сынып сирәкләнгән агач тарак белән ипкә китерергә тырыша. Тарта-йолка, озын, калын чәчемне тарый. Минем куе чәчем – әниемнең горурлыгы. Әллә-лә! Мин сикергәлим. Апам мине тик тормаганым өчен орыша. Ничек тик тормак кирәк? Авырта бит! Үзенә сигез яшь кенә булса да, ул миңа апа да, әни дә. Чөнки әнием еракта, торф эшендә. Мине карау шушы төпчек апама йөкләтелгән. Башка апамнарга да эш муеннан. Гаилә бик зур, мине дә кертеп, ун кешедән тора. Алга таба →

Изгелек ни хак? (Булган хәл)

Сызланудан төн озын күз дә йоммаган Фазылҗан карт, карчыгын уятмаска тырышып, таң беленү белән ятагына торып утырды. Хәер, хәзер караңгы да төшеп тормый, көннең иң озын мәле бит, бер мизгел караңгыланып ала да, яктыра да башлый. Яңа гына район хастаханәсендә ятып чыкса да, аяк-буыннарның сызлавына түзәр әмәл юк. Табиб: «Бабай, сезгә һәрдаим дару эчеп торырга кирәк булыр», – диде. «Бәй, алай булгач, үлгәнче эчәргәмени даруларны?» – дип соравына: «Әйе, үлгәнче эчәргә, әгәр кирәк булса,аннан соң да», – дип үзенчә шаяртып, йомшартып куйды табиб.

Бүген республика күләмендә зур бәйрәм, «Шәҗәрә» бәйрәме булачак. Риваятьләрдән күренгәнчә, авылга дүрт нәсел нигез салган. Шуларның берсе Фазылҗан картның ерак бабасы булып чыга. Алга таба →

Уф, йөрәгем! (Хикәя)

Мәхшәр дәваханәдә: бинаның һәр катында коридор тулы халык табиб хөкемен көтә, ә ул, үч иткәндәй, каядыр чыга да йөгерә, чыга да йөгерә. Кеше бер дә кимеми, һава җитми, тын алулары авыр. Барысы да чиратның кыймылдамавыннан зарлана. Ә бит әле күпме ишек үтәсе бар… Һәр бусага алдында шушы кадәр вакыт уздырсаң?!.. Аның урынына рәхәтләнеп эч бушатыр-га була. Җан газаплары булса да, беразга сүрелеп тора. Гомум уфтануны уздырып, өлкән яшьләрдәге бер хатын:

– Уф, йөрәгем! Түзәр әмәлләрем калмады, – дип, авыр сулап куйды.

Болай да саулыкка туймаган карашлар хәвеф катыш кызыксыну белән тулды:

–  Табибка дәшикме әллә? – үзләренекен онытып, ярдәмгә ашыкты янәшәдәгеләр. Алга таба →

Барымта (хикәя)

«Чит кавем керде йортыма», – дип елады ана, башкаладагы төпчегенең өйләнү хәбәрен алгач. Килгән-киткән һәммә кешегә дә өстенә ишелеп килгән олы хәсрәте хакында сөйләде. «Нишлисең инде, заманасы шул, язмышы шулдыр, ахыр чиктә, милләттәмени эш, әнә безнекеләр…», – дип, аптыраганнан юатырга маташучылар аның ачуын кабартты. «Үз башыгызга төшмәгәч», – дип үртәлде. Юатучылар исә: «Газиз Аллам, үзең сакла мондый бәладән», – дип эчтән тәүбә итте.

Алдан телеграмма сугып, кәләше белән таныштырырга кайткан улын капка төбенә каршы алырга чыкмады ана. Төкле аягың белән, дип, киленен мендәргә бастырмады, татлы телле, бай дәүләтле булыгыз, дип, кавышучыларга бал-май каптырмады. Бәйрәм ясап, табын корып көтмәгәнен яшермәде, елмаеп-балкып күрешмәде, килененең «здрасте»сына сүлпән генә: «Здрасте! Ничек кайттыгыз?» – диде. Хәтта ниндирәк икән минем килен, дип сынап, йөзенә дә туры карамады. Нәрсәсен сынасын, үз милләтенең мөһере сугылган инде аңа. Шуңа күрә төс-кыяфәте белән татар кызларыннан әллә ни аерылмавын, хәтта бераз улына тартымлыгын да танырга теләмәде. Алга таба →