«Әгәр әдәбиятыбыз чын булса…»

Май 24, 2023

2022 ел азагына якынлаша – нәтиҗәләр ясар вакыт. Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла белән әңгәмәбез дә Берлекнең ел дәвамындагы эшчәнле турында.

– Ркаил әфәнде, шактый авыр, матавыклы ел төгәлләнеп килгәндә, Язучылар берлеге рәисе буларак, Берлекнең бу елда эшчәнлеге турында сөйләп китсәгез иде. Алга таба →

Булат Сәлахов: «Торналар төшкән җирдән күтәрелдем…»

Мар 21, 2022

Бүген Татарстанның Халык артисты, язучы, режиссер, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты, «Тантана» премиясе лауреаты, Туфан Миңнуллин исемендәге премия лауреаты Сәлахов Булат Нуретдин улының юбилее — 70 яшь! Алга таба →

Кадерлемен туган җирдә (Гөлүсә Батталова белән әңгәмә)

– Гөлүсә, Син – күпкырлы иҗат әһеле. Алай да, укучы, җәмәгатьчелек сине беренче чиратта шагыйрь буларак белә. Әдәби иҗатка – шигърияткә килү юлларың турында сөйләп кит әле. Ничек уянды ул Гөлүсә күңелендә? Алга таба →

«Без беркемнән ким түгел!..»

Исем. Гаҗәеп тенор. Арияләрне дә, халык җырларын да соклангыч бер талант белән башкара алу осталыгы. Туган төбәге Башкортостанда да, Татарстанда да үз тамашачысын тапкан, ике республиканың да атказанган артисты дигән мактаулы исеменә лаек булган җырчы… Башваткыч сораулары тезүем түгел. Әңгәмәдәшем – Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты Илһам Вәлиев белән кыскача гына таныштырырга теләвем иде. Алга таба →

Халык җырларыннан иңгән хаклык

Май 24, 2019

— Ру­бис абый, сез, сән­гать­тән ерак өл­кә­дә хез­мәт кую­ы­гыз­га ка­ра­мас­тан, го­мер буе җыр­ны, әдә­би сүз­не юл­даш ит­кән­сез. Го­му­мән, сез­нең бу­ын, «кы­рык бе­рен­че ел ба­ла­ла­ры», өчен ур­так сый­фат бу – җыр-моң­га, сән­гать­кә мөк­киб­бән­лек, тугъ­ры­лык. Ни­лек­тән шу­лай икән?

– Әйе, мин – су­гыш чо­ры ба­ла­сы. Әти­ем 1941 ел­ның но­яб­рен­дә ук фронт­та үлеп кал­ган, әни­ем ми­не ял­гы­зы тә­рби­я­ләп үс­тер­де. Ул ча­гын­да, без­нең та­тар җир­ле­ген ка­ра­ган­да гы­на да, сән­гать­кә ом­ты­лу көч­ле иде. Авыл­да ха­тын-кыз да ба­ла-ча­га, алар көн-төн эш­тә. Бү­ген­ге­дәй ара­ла­шу җай­лан­ма­ла­ры, те­ле­фон­нар юк. Ә без­дә әт­кә­ем ни­чек­тер су­гыш­ка ка­дәр үк кер­теп кал­дыр­ган «та­бак» ра­дио бар. Кич­лә­рен күр­ше-ти­рә апа­лар, ха­тын-кыз­лар, без­гә җы­е­лып, ра­дио тың­лый­лар, сөй­лә­шә­ләр. Тел­лә­рен­дә шул бер гамь: фронт­тан нин­ди яңа­лык­лар бар, кем­гә нин­ди хат-хә­бәр кил­гән… Ан­нан соң да тиз ге­нә та­ра­лы­шу юк, җыр­ла­шып уты­ра­лар иде. Шу­лай кү­ңел­лә­рен­дә­ге са­гыш­ны җыр-моң­га сал­ган­нар, шу­лай юан­ган­нар­дыр ин­де би­ча­ра­лар. Алар ха­лык җыр­ла­ры җыр­лый­лар иде. Мин, 4-5 яшь­лек ма­лай, шул җыр­лар­ны тың­лап, кү­ңе­ле­мә сең­де­реп уты­рам. Кы­зык та, са­гыш­лы да, кыз­га­ныч та… Шу­лай бе­рәр сә­гать ча­ма­сы җыр­ла­шып утыр­гач, күз яшь­лә­рен сөр­тә-сөр­тә та­ра­лы­ша­лар иде. Алга таба →