Равил Галиев: «…Язмышыма шөкер итә-итә, Гомер юлы буйлап барамын…»

…– Димәк, җыр дөньясына кабат юл ачылды. Чаллыга шуннан соң әйләнеп кайттыңмы?

– Әйе, тавышлы булып, кабат Чаллыга юл тоттым. Оркестрның таркалмаганлыгын белә идем, кабат шунда эшкә алындым. Дустым Рамил дә бирегә кайткан. Оркестрда тынычлык урнашкан, бар да тәртиптә. Торбада уйнаучы Илдар Гафуров исемле егет:

– «Кыйбла» дигән татар яшьләр клубы бар. Андагылар Казанда узачак «Татар җыры» конкурсына әзерләнәләр. Шәһәрнең сайлау турын узганнар инде. Татар халык җыры «Карурманны» җырлау мәҗбүри шарт икән. Аларга бу җырны дөрес итеп җырларга өйрәтүче кирәк, бармыйсыңмы? – ди.

Шулай дип алып китте бу мине «Кыйблага». Барып кердек, берәүнең җырлавы ишетелә. Ир-атмы, хатын-кызмы икән аңламыйм. Ну, шәп җырлый, малай! Тавыш көчле, милизмнар күп – бормалый, сиксәнгә бормалый. Тавышының тембры да үзенчәлекле булып чыга. Үзен күргәнче үк, тавышына гашыйк булдым мин моның. Ул – Резидә Шәрәфиева булып чыкты…

 

Тулысынча журналның гыйнвар (№1, 2019) саныннан укый аласыз.

 

Гөлфия ШӘЙХРАЗИЕВА

Минем йөрәк ничек ашалмасын…

* * *
Минем йөрәк ничек ашалмасын, –
Тимер булып тимер ашала.
Үз өстеннән бик күп йөк уздырган
Тимер рельслар да таушала.

Күпме йөкләр узды бу йөрәктән,
Күпме шатлык, хәсрәт кичердем.
Тормыш миңа әле татлы ширбәт,
Әле агулы су эчерде.

Ширбәт суы миңа шифа булды,
Уңай булды,
Эшләсәм дә ул чак ни генә…
Ә борчулар – йөрәк җепселләрен
Тарттырдылар,
Җиткерделәр соңгы чигенә.

Кем белә бит,
Ул җепселләр беркөн
Тартылыр да, шартлап өзелер…
Шул чагында
Минем тирә-якка
Шул шартлаудан чыккан
Бары зыңлау чыңы сибелер…
Күпме вакыткадыр… моң калыр…

 

ТУГАН ТЕЛЕМ

Әнкәм сөте белән йөрәгемә,
Тән-җаныма үтеп кердең син.
Гомер буе күңелемне назлап,
Тугры юлдаш булып йөрдең син.

И мөкатдәс әткәм-әнкәм теле!
Изге телем, газиз телем син!
Югалмассың, туган халкымны да
Ерак гасырларга илтерсең.

Иң беренче тапкыр «Ил-Җир» сүзен
Туган телемдә мин әйткәнмен.
Әлифбадан тәүге «Әни» сүзен
Укып, сөенеп өйгә кайтканмын.

Туган телдә «Сөям» сүзе белән
Чәчәк атты яшьлек хисләрем.
Шушы телдә тәмләп мин сөйләшәм
Көндезләрен, иртә-кичләрен.

Гомер үтәр, соңгы сүземне дә
Мин әйтермен туган телемдә.
Оныкларым чиста, матур итеп,
Сөйләшерләр ана телендә.

И мөкатдәс әткәм-әнкәм теле!
Изге телем, газиз телем син!
Югалмассың, туган халкымны да
Ерак гасырларга илтерсең.

 

Әнвәр ШӘРИПОВ

 

Фото: https://pixabay.com

«Син халкыңның үз шагыйре» — Чаллыда Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның юбилей кичәсе узды

13 декабрь көнне Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда Татарстанның халык шагыйре, Башкортостан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Миңнуллинның 70 яшьлек юбилеена багышланган кичә узды. Алга таба →

Чаллыда язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның «Синең өчен яшим» дип аталган иҗат кичәсе узды

28 ноябрь көнне 14.00 сәгатьтә Чаллы шәһәр үзәк китапханәсендә шагыйрә, драматург, язучы, публицист, С.Сөләйманова исемендәге премия лауреаты, ТР язучылар һәм журналистлар берлекләре әгъзасы, күп еллар «Мәйдан» журналында эшләгән хезмәттәшебез Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу узды. Алга таба →

Айдар Хәлимнең «Татар солдаты» китабы Бөтенроссия тарихи-әдәби премиясенә ия булды

Танылган язучы Айдар Хәлимнең «Татар солдаты» («Татарский воин») исемле китабы Александр Невский исемендәге Бөтенроссия тарихи-әдәби премия дипломанты исеменә лаек булып, махсус диплом белән бүләкләнде. Алга таба →

Шагыйрь Ватанында – шигъри Сабантуй

Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Г.Х.Андерсен, М.Җәлил, А.Алиш, Ф.Кәрим исемендәге әдәби бүләкләр иясе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның 70 яшьлек юбилее уңаеннан 11 августта аның туган ягында – Башкортстанның Илеш районы Шәммәт авылында шаулап-гөрләп «Мин сагынам сезне, авылдашлар!» дип аталган «Шигырь һәм җыр Сабан туе» үткәрелде. Алга таба →