Ир канаты (Повесть)

Сен 26, 2019

1

Хатыны җен кебек аның. Әллә ничә тапкыр сынаганы бар, шешә ачтымы, хатыны килеп чыга. Бу юлы да шулай – гаражга кереп, кичә кичтән яшереп куйган шешәне ачып җибәрүе булды, ишек төбендә хатынының тавышы ишетелде:

– Нәрсә, әллә бүген дә эчәргә җыенасыңмы? Таң тишегеннән…

Бәкер аракыны ялт кына бензин, май тутырылган пластик шешәләр арасына шудырды да өстенә буш капчык ыргытты, аннан соң тавышны ишетмәгәнгә салышып, өстәлдәге шөрепләр яшнигендә казынырга тотынды.

– Аракы исе чыккан кебек, – дип сөйләнде хатыны, – Син нишлисең монда?

– Аракы түгел, тормоз сыекчасы ул, – Бәкер өстәлдәге шешәне алып, хатынының борын төбенәрәк китерде, – Аның да исе шундый тәмле.

Хатыны йөзен җыерып куйды:

– Бирермен мин сиңа тәмлене!

Ир шешәне кабат урынына утыртты да, серле елмаеп, хатынына төбәлде:

– Ниятең начар түгел…

Ул, хатынын терсәгеннән алып, йомшак кына итеп гараж эченә тартты. Тегесе бер адым эчкә узды да иренең кулын читкә этәрде:

– Азамат уянды…

– Өлгерәбез әле, Әлфиякәй…

Кинәт кенә тартып, Әлфияне кочагына алды да иркәли башлады.

– Кит әле моннан, карт дивана! Алга таба →

Яктылык (Хикәя)

Мин аны күрдем дә таң калдым. Бары бер генә күз ташладым һәм шундук аның эчкерсез карашы эченә кереп чумдым. Аның шомырттай кара күзләреннән бөркелгән җылылык һәм итәгатьлелек мине, фани дөньядан аерылып, хыял диңгезенә чумарга мәҗбүр итте. Тирә-юньдәге бернигә дә игътибар итмичә, шул ягымлы күзләргә сихерләнгән төсле карап тора бирдем. Йөзгә чибәр булган кешенең артыннан тел шартлатып карап калалар. Ә аңарда, бөтенләй икенче төрле тарту көче бар иде. Карашыннан сирпелгән нур, тулышып торган бит алмалары, чиядәй алсу иреннәр, сурәткә дә төшерә алмастай искиткеч гүзәл сын… Аңа төбәлдем дә телсез калдым. Әйтерсең лә, тышкы кыяфәте гаҗәеплегенә өстәп, эчке дөньясының сөйкемлелеген дә күрдем. Мөмкин булса, менә шулай күземне алмый сәгатьләр буе карап торыр идем. Тик ул озак тоткарланмады. Үзенең гүзәллеге белән әсир иткән озын толымлы кыз парктан чыгарга ашыкты. Биек наратлар күләгәсе астыннан җитез генә капкага борылды да, мизгел эчендә юкка да чыкты. Ә минем күңелемә моңсу бер хис кереп урнашты. Аны йөгереп куып тотасым, каршысына чыгып, күзләренә кабат карыйсым килде. Әмма мине гүя сихерләделәр, баскан урынымнан кузгалмыйча тора бирдем. Аннан, аңыма килеп, капкага таба атладым. Урамда, әлбәттә, ул юк иде инде. Алга таба →

Могҗиза (Хикәя)

Кар бураны эчендә адымнарымны кызулатып, тукталышка таба атладым. Нәни кар бөртекләренең күзлегемне томалавы, әледән-әле йон бияләйне салып, салкын пыялаларны сөртергә мәҗбүр итә иде. Минем ашыгуымда энҗе карның эше юк: бар дөньяны уратып алырга теләгәндәй, әле уңга, әле сулга талпынып, һавада очына. Аяк астындагы карның боткага әйләнүе теңкәмә тисә дә, көрткә бата-бата, алга йөгердем. Тукталыш янында кешенең күплеге болай да кырылган кәефемне тагын да төшерде. Димәк, бүген дә этелә-төртелә кайтырга туры киләчәк. Кулымдагы сәгатькә күз салдым да уфтанып куйдым. Яңа елга нибары өч сәгать вакыт калган. Ничек өйгә кайтып өлгерергә? Кирәк чакта автобусы да тоткарлана бит аның! Ничәсе инде үтеп китте, тукталышта кешеләр дә сирәгәйде, тик миңа кирәклесе генә күренми. Хәер, ныклап уйласаң, әллә ни ашыгыр җирем дә юк кебек. Йолдызлар калыккач, иптәшләремнең күбесе кызлар озата китсә, мин эштән соң ике кулымны кесәмә тыгып, өйгә юнәләм. Яхшы гына кызлар да очрап тора юлымда, тик нигәдер берсе дә күңелемдә мәхәббәт очкыны уята алмый шул… Шундый уйларга батып, буранга уралып торганда, игътибарымны читтәрәк басып торучы кыз җәлеп итте. Юка гына киенгән әлеге кызның кулында бер кочак ромашкалар иде. Әйе-әйе, нәкъ шулай! Аның кочагындагы ак керфекле чәчәкләр, әйтерсең, кышның кичке караңгылыгын ярып, якты кояш булып балкый! Урамда ярыйсы гына салкын булса да, суык аларга кагылырга өлгермәгән иде әле. Таныш булмаган кыз янына барырга шул этәрде дә инде. Сак кына эндәшергә тырышып: «Чәчәкләрне өшетәсең ич, әзрәк төрмәгәнсең дә ичмасам,»- диюемә, кыз, күзләрен миңа төбәп елмаеп җибәрде. Алга таба →

Хантимер хәзинәсе (бәянның дәвамы)

Авг 29, 2019

…Әнкәсе бер кайтуында бик тә кәефле иде. Елмаеп Кәшифәне кочаклап алды.

– Кызым, әйдә киен, апайларың янына кайтасың! Үзебез белән торырсың!

– Гелгәме, әнкәй?

– Гелгә, кызым!

– Ә әбекәй?

– Әбиең килеп йөрер, икенче авылда тормый бит.

Тавык-чебешләр ашатырга чыгып киткән әбисе Майтап тыштан керде. Гарифә аңа дәшеп:

– Әнкәй, Кәшифәне үзебезгә алып китәм! Галимәрдән риза баланы алып кайтырга. Апайларына да күз-колак булыр, – диде.

– Үзегезгә карагыз соң.

Кәшифәнең ул Галимәрдән дигән кешегә карата йөрәгендә әйтеп бетерә алмаслык рәхмәт хисләре туды.

– Әни! Кем ул Гали… Гали…

– Галимәрдән ул, кызым, апайларыңнын әткәсе. Хәзер сиңа да әти була инде!

– Тукта әле, Гарифә, әллә кияү ошата, әллә ошатмас. Ашыкма баланы әти дип өйрәтергә. Алга таба →

Хантимер хәзинәсе (бәян)

Авг 28, 2019

Җәйге кояш астында иркәләнеп утыра Галимәрдән карт. Кояшның рәхимле нурлары карт сөякне дә йомшартырлык шул.

«Ходайга мең шөкер! Үземнең җанга якын, туып-үскән җиремдә мәңгелеккә күчәм. Минем ата-бабаларымны, кара йөрәк – чукындыручылардан саклап, сыендырып калган җирләр шул бу», – дип уйлады Галимәрдән карт. Ул ишегалдында эскәмиядә, шактый юан булып үскән агачка аркасын терәп утыра. Үзе кебек карт тирәкнең сырлы-сырлы кайрысыннан җылы бөркелгән кебек. Менә ул, моңланып, әкрен генә җыр сузып җибәрде:

Кара да гынай урман, караңгы төн,

Яхшы атлар кирәк үтәргә, ә-ә-ә,

Карурманны чыккан чакта,

Кисеп алдым пар усак, а-а-ай,

Айрылмаек, дус булсак…

Капка келәсе келтерәп ачылды. Ихатада яшь хатын-кыз тавышы ишетелде:

– Исән-саумы, Галимәрдән бабай!

Тавыш килгән якка гәүдәсе белән чак кына борылды карт:

– Шөкер, кызым, шөкер! Хәмидә кызым, синме әллә? Үзең сәламәт кенәме? Гаиләң, бала-чагаң иминме? Алга таба →

Җир җиләкләре (Хикәя)

Анасы кибеттә сатучы – аннан аракы сатып ала алмый. Кибет төбендә дә эчми, клуб янында да… Әмма, өйгә  салмыш кайта башлады.

– Мыр-р-р… мыр-р-р… Тагын махмыр… – дип, каршы чыгып ала хатыны.

Ә беркөнне ул ишегалдына тракторы белән кайтып керде. Рульдә булгач, аектыр, дипме, каршысына чыгучы булмады. Холкы инде өйрәнелгән: хатыны чыкмаячак, әнисе күптән бернигә катышмый.

– Ә, сез, шулаймы әле… исерек кирәкме сезгә?! – дип ир, тулы худка көйләп, киң ишегалдының иң ерак почмагыннан тракторын өйгә китереп терәде. Җир кубаргыч тавыш:

– Ач ишекне, Фәнилә, керәм!

– Аһ-һ, кара инде син бу сансызны, тагын махмыр. Мыр-р-р…

Ишек ачучы юк. Яңадан чигенеп, моторын тагын да көчлерәк акыртып, томырылып килә «Беларусь». Алга таба →

Еллар һәм юллар (Роман)

Июл 23, 2019

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

1

Зыкы суык кыш көнендә, дөресрәге төн уртасында, ниндидер зат, бикле өегезнең төптәге ярым караңгы бүлмәсенә килеп кереп, иңбашыгызга авыр кулын салганы бармы? Ай-һай юктыр. Булмагач, Фазыл Габитовичның хәлен аңлавы да кыен сезгә. Аның бар тәненнән ток йөгереп үткәндәй булды, дертләп китте, бер кышкы пейзаж төшкән туң тәрәзәгә, бер бүлмәсенең ябык ишегенә карады. Шуннан гына, җиде дистәсен тутырып барганда, бу галәмәт дөньяда тагы ни күрәселәре бар икән дип, ара-тирә хәмер йоткалавы ак бизгәккә үк алып барып җиткермәгәндер бит әле дигән өмет белән, җай гына башын күтәрде.

Сул ягында әкияти җен дә, сәрхүш галюцинациясе дә түгел, теп-тере ир басып тора иде. Балаларныкы кебек алсу йөзе түгәрәк, күз карашы сынаулы, кыска борыны очлы, зур авызы ерык. Сөмсезнең сөмсезе!

– Кем син? Җиде төн уртасында монда нишләп йөрисең! Миннән сиңа ни кирәк? Малыммы, җаныммы? Алга таба →

Дөнья тәгәрмәче (Повесть. Ахыры.)

Алматаның таулары

Самолетта аның беренче очуы. Өч сәгать очканнан соң, болытларны аралап күккә күтәрелгән таулар белән очрашты Мәдинә. Үз гомерендә беренче мәртәбә тауларны күргән кыз, югалту сагышын кыялар арасында адаштырырмын дип уйлады. Шул уйларга үзе дә ышанырга теләде. Бу минутларда гомеренең тоташ сагышларга бәйләнәсен дә, югалтуларның кая гына китсә дә, үзен озатып йөриячәген дә белми иде әле ул.

Казахстанның башкаласы Алма-Ата шәһәрендә яшәүче туганнары кызны шатланып каршы алдылар. Туган якларны сагынып гомер итүче икетуган апасы бигрәк тә шат. Кыз бөтенләйгә дип килүен белдергәч тә, сөенделәр генә. Җизнәсе кызга эш тә тапты. Ипи пешерү серләрен әнисеннән күреп белсә дә, конвейр тасмасы буйлап тезелешкән, хуш ис аңкытып агылган ипи һәм икмәк эшләнмәләренең төрлелегенә, аларны җитештерү нинди катлаулы технологиягә бәйлелегенә, үзең пешергән ипинең тәмен татуның нинди зур ләззәт икәненә дә кыз шунда төшенде. Алга таба →

Дөнья тәгәрмәче (Повестьның дәвамы)

Йөрәк тибеше

…Тормыш дәрьясы кызны бөтереп үз кочагына алды. Авылдан җыеп алып килгән гүзәл гамьне, язгы ташкындай кайнап торган яшьлек хисләрен кемгә бүләк итәргә?! Әлеге сорау буй җиткән кызны күптән борчый. Яшьтәшләре бер-бер артлы кияүгә чыга башлады. Кайберләре бәби алып кайтырга да өлгерде. Гөлчәчәк тә унсигез яше тулуга, Ырымбур якларыннан килгән егетне үзенә пар итте. Инде кызлары туып, ике бүлмәле фатир алып, пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшиләр. Мәдинә аларга еш бара. Гөлчәчәк тә аны сагынып көтеп тора. Ире бүген икенче сменада эштә. Кызы белән генә калган Гөлчәчәк Мәдинәне сөенеп каршы алды. Серләшер сүзләре дә күбәйгән. Яраткан заводындагы хәлләрне дә сораштырасы килә. Мәдинә белән Гөлчәчәк кочаклашып күрештеләр.

– Сәлам, Гөлчәчәк! Ни хәлләрегез бар, дускаем? Үсәбезме?! Гөлнараны сагынып килдем әле менә. Кил әле, бәләкәй сандугач! Үчтеки-үчтеки итим әле үзеңне! – дип, Мәдинә кызчыкны кулына алды. Алма кебек битләреннән үбеп, тезләрендә сикертә башлады.

– Үчтеки-үчтеки, үсмәгәнгә кечтеки. Үсә-үсә зур булыр, бигрәк матур кыз булыр.

Яше тулып килүче сабый рәхәтләнеп, чыркылдап көлә. Нәни, йомшак куллары белән Мәдинәне кочып ала. Мәдинә аны тагын-тагын сикертә. Алга таба →

Дөнья тәгәрмәче (Повесть. Дәвамы)

Төшкә кергән сагыш

Мәдинә бай тарихлы, гүзәл табигатьле татар авылында туып, яшел яланнарда уйнап-тәгәрәп үскән кыз. Аның күңеле, чәчәк таҗларындагы чык тамчысының сафлыгын үзенә сеңдергән. Самими, садә кызның кешеләргә ышанучан беркатлы булуы маңгаена язылып куелган. Халык андыйлар турында юкка гына: «Эчендәге тышында», – дими шул.

Әтиләре алтын куллы балта остасы. Авылда аның кулы тимәгән, нинди дә булса корылма төзелмәгән ихата калды микән?! Кешелекле, ярдәмчел булуы өстенә, эчкерсез һәм гадел дә булды ул. Хәләл көч белән тапкан малның кадерен белеп, булганына шөкер кылып яшәгән әти-әниләре, балаларын үз үрнәгендә тәрбияләп үстерделәр. Күп балалы өйдә олысы кечесен карап үстерә, эш тә, аш та тигез бүленә. Һәркем үзенә тиешлесен белеп эшли. Кем дә булса тәртәгә типсә, бер сүз җитә.

– Әткәйгә әйтәм!

Шушы тылсымлы сүз барысын да үз урынынына куя. Кая ул әти-әнине борчу. Аларның керфек сирпеп бер каравы җитә, ни әйтергә теләгәннәре сүзсез дә аңлашыла.

– Хәлимә, өйләрне җыештырып бетергәч, чишмәгә барып кайт. Әнкәйләр эштән кайтуга яңа чишмә суы белән самовар куярсың. Миргалим, син утын кис, апаем! Мин кайтуга әзер торсын. Тәбикмәк камыры куеп китәм, кайткач,тиз генә пешерермен. Мәдинә апаем, унберенче яртыда мичкә ягып җибәрә торырсыз! Алга таба →