МИКУЛАЙ. Ике пәрдәлек монопьеса (дәвамы)

Апр 21, 2020

МИКУЛАЙ. Бишенче самолет очып киттеме? Алигархлар оча. Аларга җылы тавык йомыркасы китереп бирмиләр! Кем аларга самолетта яңа савылган кәҗә сөте бирсен, ди! Димәк, кем чын алигарх булып чыга? Әлбәттә, мин! Күптән инде кемнәндер ишеткән идем. Имеш, дөньяның иң бай кешеләре кәрәзле телефонсыз, интернетсыз яши! Соң бу мин ич инде! Телефоным да, интернетым да юк! Мин бөтен яклап алигархка туры киләм!.. Алга таба →

МИКУЛАЙ. Ике пәрдәлек монопьеса

Апр 20, 2020

Пьесада 2019 елның бер җәйге иртәсеннән башлап, икенче көннең таңына кадәр, ягъни бер тәүлек дәвамында барган вакыйгалар сурәтләнә. Алар СарсазКүл (сары балчык күле) дигән керәшен авылында уза.    

  БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ

Таң ата. Куе томан. Берни дә күренми. Томан әкрен генә тарала һәм крестьян хуҗалыгы күренә башлый. Иске агач өйнең эчке өлеше. Өй эчендә Микулай зур гына курчак эшләп бетереп килә.  Алга таба →

«Сыналу» (дәвамы)

***

–…Һәркем үз тормыш юлын үзе үтә, – бик таныш, тамак төбеннән чыккан тавыш Рәкыйпнең аңына килеп җитсә дә, ул күзен ачалмыйча ятты. Тәүге тойганы – астына җәелгән салкынча клеёнка иде. – Бик кызганыч та бит, нишлисең… Пульсы болай нормальләшә бугай егетнең… – Таләпчән каты бармаклар беләгендәге кан тамырын бераз кысып тордылар.

Ябышкан күз кабакларын язып җибәрергә тырышып, имән бармагы белән күз тирәсен угалап алды. Кемдер юеш чүпрәк тидергәч, ярым күтәрелгән күз кабаклары артында, түшәмдәге зур плафон эчендә эреле-ваклы лампочкалар, уң кырыйда утырып торган таныш хирург, сул ягында ак эмальгә буялган озынчарак кәкре савыттагы сары суда марля кисәге чылатып торучы ак халатлы хатын-кыз – шәфкать туташы күренде… Алга таба →

«Сыналу»

1981 нче елның ноябрь урталары… Кояш кичке офыкка таба авышканда, Күмертау авиация берләшмәсенең биш катлы тулай торагы баскычына җыелган карлы-бозлы суларны дагалы ботинкалары белән чәчрәтә-чәчрәтә, ишегалды мәйданчыгына озын буйлы матрос күтәрелде. Зәңгәр төскә буялган ишек янында чыланган киң чалбар балакларын, юеш ботинкаларын какты, тимер дагалары белән таш плитәләргә шак-шок бәреп алды, җиңел генә ачылырга теләмәгән тимер ишекне гайрәтле генә каерып җибәрде дә эчкә кереп тә китте. Вахтёр апа, керүченең буй-сынын, төс-кыяфәтен күздән кичерде, кемгәдер охшатса да, ияләнгән гадәте буенча, таләпчән генә сорап куйды: Алга таба →

Шугалак юлда, яки Тишелмәгән орлыклар. Дәвамы

Җиләкле печән исенә исереп, кыз да болынны күздән кичерде. Күк гөмбәзенең җиргә тоташкан җиреннәнме, әллә тау битеннәнме җыр ишетелеп китте.

Биек кенә тауның башларында

Ике ат йөри үргән тышаулы…

Бераздан ул көчәя төште кебек. Моңны яратып, болындагы күбәләкләр бии башлады. Алар, ак, зәңгәр, сары канатларын җилпеп, кыз каршында тибрәнеп утырган мәтрүшкәләр өстенә килеп кундылар да тынып калдылар.

Өязләрдә түгел, юк Казанда,

Җаный гынам, сиңа охшаулы… Алга таба →

Шугалак юлда, яки Тишелмәгән орлыклар

Яңгыр юешләп үткән кызыл балчык тотрыксызлык күрсәткән саен, хатын, терәк эзләп, кулларын аккош канатларыдай як-якка җәеп җибәрә дә адымнарын әкренәйтә. Яшькә тулышкан күзләрен кул аркасы белән сөртеп, артына борылып карый һәм янә кызу-кызу атлап китә.

Тауның иң текә җиренә якынлашып килә инде ул. Яңгыр һич кенә дә туктарга җыенмый. Шугалакка баскандай, хатын ир ягына таба таеп-таеп төшә. Шактый араны шуып үтә. Таеп киткән саен, як-якка саз чәчри. Итәгенә юеш балчык сылана. Һәм ул елый…

Алар тау битендәге бакча сукмагы буйлап менеп баралар. Хатын алдан атлый. Ир шактый калышкан – башын аска иеп арттан килә.

Ерактан ирнең томанлы гына тавышы ишетелә: Алга таба →

Бер шакмак шикәр (дәвамы)

Нургали Гатауллин

         Нургали агай кая гына барса да йөрәк даруын үзеннән калдырмый, гел эчке кесәсендә йөртә. Бу юлы да нитроглицеринын кабарга теләп, шкафтан үрелеп алды да, соңгы мизгелдә никтер эчмәде, дару кабын, дәфтәр-каләмнәре белән бергә, кыр сумкасына салды. Ул боларны нык уйга чумган килеш, нишләгәнен искәрмичә башкарды. Уйланырлыгы бар иде – үткән төндә моннан алтмыш өч ел элек булып узган канлы вакыйгалар төшенә кереп йөдәтте. Төш өндәгегә шулкадәр охшаган иде, әйтерсең, ул мәхшәрле хәлләр чынбарлыгына кабат әйләнеп кайтты. «Нилектән шулай икән, – дип көрсенде карт фронтовик, – әллә гомеренең соңгы сәгатьләре якынлашамы?» Алга таба →

Бер шакмак шикәр. Бәян (дәвамы)

…Кувалданың кулында милиция капитаны тоттырган Борһанов гаризасы. Ул аны хуҗасына күрсәтте.

– Гали, карале син моны, – дип башлады ул. Яраннары еш кына аның фамилиясен кыскартып «Гали» дип кенә йөртәләр. – Шундый башсызлыкка барыр дип уйламаган идем мин бу Борһановны. Безнең өстән донос язган. Нишләтәбез?

Галимов шакшыга үрелгән кебек җирәнеп кенә үрелде язуга. Эчтәлегенә төшенә алмаган шикелле маңгаен җыерчыкландырып, текстны кат-кат укыды. Ниһаять, криминаль авторитетның чибәр йөзенә мыскыллы елмаю кунды.

– Кемнәргә каршы чыкканын аңлый микән ул? – Әллә Кувалдага әйтүе, әллә үзенә үзе сөйләнә, ярдәмчесе аңламады. –  Теләсәм, порошок ясыйм бит мин аннан. Үзең гаепле, – дип, көтмәгәндә Кувалдага гаеп ташлады Галимов. – Узган ел мин сиңа түбә астына кертергә кирәклеген әйттем, түл җыйсын әле дип вакытны суздың. Әнә хәзер нәрсә кылана. – Галимов баш сакчысының күзләрендә ачу чаткысы кабынуын абайлады. Ул әле аның үз адресына тәнкыйтьне күтәрмәгәнен белеп бетерми, Борһановны күрәлмавы дип уйлады. Шулай да Кувалда ачун эчкә йотты – аңа хуҗасы кулыннан ашыйсы – карашын читкә алып, авызыннан: Алга таба →

Бер шакмак шикәр (Бәян)

Бөек Җиңүнең 60 еллыгын бәйрәм иткән көннәр иде. Авылларда гына түгел, бөтен районына санаулы гына калып барган фронтовикларны Алатауга җыеп, мәдәният сараенда зурлап кунак иттеләр. Өстәлләрдә ашыйсы килгәннәргә ни теләсә, шул бар, ә эчәсе килгәннәргә…

Хәер, кемнең нәрсә эчәсе килгәнен сорап тормадылар анысы, «глава» шәхсән үзе карт солдатларның бокалларына «Хан» маркалы хәмерне, «Хенесси» коньягын коеп кына торды. Ничек итеп сөйкемле сөялләргә басарга белә иде ул: «Бу тост – сезнең исәнлек өчен, ә бусы – яу кырыннан кайтмыйча калган полкташларыгыз өчен!» – дип, әледән-әле кыстап йөрде. Бу аңа ветераннар алдында яхшатлану өчен генә түгел, Казаннан килгән олы кунак – Әкрам Әкбаровичка юмарт һәм киң күңелле булып күренергә, аннан битәр, министр урынбасарының Алман илендәге бер ширкәт белән Алатау арасындагы килешүне раслау имзасын алырга да кирәк иде. Хәер, култамга куйдырту өчен болар гына җитмәгәнен район башлыгы Илнар Борһанов яхшы аңлый, шуңа да аның өр-яңа костюмының түш кесәсендәге йөз данә «бишмеңлекне» чак сыйдырган конверты тәнәфескә чыккан арада министр урынбасары машинасындагы урынын тиз тапты. Алга таба →

Ак сиреньнәр

Сержант Галиев аңына килеп күзләрен ачты һәм, беренче кабат күргәндәй, гаҗәпләнеп, тузанлы итекләре янында аунап яткан винтовкага текәлде. Аннары кайда икәнлеген исенә төшерде бугай, кинәт сикереп тормакчы булып талпынган иде, кулбашын шундый авырту китереп кысты ки, сержант ыңгырашып җиргә бөгелеп төшәргә мәҗбүр булды. Күз аллары караңгыланып китте, шушы караңгылыкта яшел һәм кызыл төстәге хисапсыз алкалар уйнаклап алды.

«Яраланганмын икән…»

Ул үзен бик тә хәлсез һәм, шул ук вакытта, ничектер сәер рәвештә җиңел хис итә иде. Кулбашының сулыгып әрнүе булмаса, тәнен тоймас та иде, мөгаен. Авыр итекләр эчендә тирләп яткан аяклары, дары исе сеңеп, сыдырылып, яргаланып беткән куллары, бөтен гәүдәсе шулкадәр җиңел иде, ул менә-менә җирдән аерылыр да, каурый шикелле акрын гына югарыга, ак болытлар янына ашар төсле. Аның башы әйләнеп китте, чынлап та җирдән аерылуын сизде: сержантны яңадан онытылу йотты. Алга таба →